Сүзем Шәһре Болгар хакында. 14 июньдә иртә таңнан Казандагы “Ярдәм” мәчете янында безне ике автобус көтә иде. Аларда мәчеттә белем алучы күрмәүчеләр дә, Тернәкләндерү үзәгенә ярдәм итүче инвалид кардәшләребез дә бар иде.
Юлда машиналарның иге-чиге юк. Бөтен юллар, барлык автомобильләр бер урынга – Изге Болгарга илтә.
Болгар җире. Бик борынгыдан ук акыллы кешеләр бу тирәләрне сайлап ялгышмаганнар. Хәзер менә Болгар җирендә, аның күркәм калкулыгына утырып, энҗе тәңкәләрдәй дулкыннарда ялтыраган сулыкка – Иделгә карап утырабыз. Ярдан ерак түгел генә агачлыклар да, куаклыклар да күренә. Укыганым бар, әлеге су астында калган җирләрдә Ага-базар булган. Анда су юлы белән килгән күп илләрнең сәүдә кәрваннары торган. Мондагы шанлы сәүдәне җанландырган чакны бер рәссам ясаган да иде.
Болгар дигән хикмәтле җиргә күп илләрнең илчеләре дә, сәяхәтчеләре дә килеп киткән. Биредә тимерчелек белән шөгыльләнгәннәр, бакырдан, сөяктән, балыктан да әйберләр ясаганнары мәгълүм. Анда акчалар да сугылган.
922 елда Болгарга Багдадтан Ибн-Фадлан илчелеге килә. Бу хакта хөрмәтле галимебез Әнвәр Хәйринең китабы аша танышырга мөмкин. Болгар җирендә мәдәният, гыйлем, һөнәрчелек чәчәк ату белән бергә аралашу да көчәя.
Хәрәзм, Кырым, Кавказ, Киев, Иран, Византия һәм башка илләрдән китерелгән савыт-саба, көмеш тәңкәләр табылуы да Болгарның дөньякүләм дәрәҗәсен арттыра.
Менә шундый данлыклы Болгар җиребездә “Болгар Ислам үзәге” ачылачак, Аллаһы боерса. Без шулай тарихи эзләргә сак кына басып, Болгар җирендә йөреп кайттык. Баруга “Ак мәчет”кә кереп, мәчет намазын укыдык та Болгар җәйләвенә юл тоттык. Анда күпләгән дини кардәшләребезне күрдек. Иң шатландырганы шул: күп гаиләләрнең нәсеп-нәселләре, әби-бабалары белән бирегә килүләре. Балалар Болгар турында сораулар яудыра, өлкәннәр җавап бирә. Менә шушы була инде ул нәселдәнлекнең дәвам итүе! Мондагы халык безне танып исәнләшә, алар белән бер-беребезгә дога кылырга сүз куештык. Тагын шунысы куандырды: Болгарны күтәрергә, дөньяга танытырга бөтен көчен куючы беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән 3 нче ел инде шушында очрашабыз. Монысында аны бер мәгърифәтче ханым белән фотога да төшердем. Сез биредә аларны да күрәсез.
Дөньяларыбыз тыныч булсын, сугыш, ачлык афәтләреннән безләрне сакла, Раббым.
Болгарда гомер бакый яшәгән әби-бабаларыбызны – Ислам мәркәзе әһелләрен дә догабыздан калдырмыйк, туганнар!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете