Без зәңгәр ылыслы чыршылар яныннан атлыйбыз. Мондагы бакчада – ямь-яшел үләнлек. Туфракка баскан саен мамыктай кабарынкы җир һәр баласын үз бишегенә кабул итә шикелле.
Үләнлекнең һәр кыягына бер егет су эчертә. Танышабыз аның белән. Колагында – аппарат. Мәшһүр бер галимнең чыгышын тыңлый икән. Бу Нияз хәзрәт Латыйпов булып чыкты.
Менә берәмләп тә, төркемләп тә ир-атлар һәм абыстайлар мәчеткә килә башлады. Һәрберсенең йөзендә очрашу шатлыгы галәмәте.
Бүген “Ислам” мәчете имамы Нияз хәзрәт Латыйпов килүчеләрне үзе дә каршылый. Бүген биредә безнең бик хөрмәтле остазбикәбез, мөгаллимә Мөршидә абыстай Хөснетдинова халыкны ифтар мәҗлесенә җыйды. Бирегә ул үзе укытканнарның балалары, хәтта оныклары да килгән иде. Алар бик яраталар һәм хөрмәтлиләр Мөршидә абыстайны. Тормыш юлында милләте өчен күп көч куйган кеше ул. Республикабызда бүген тотрыклылык, динара, милләтара аңлашу, дус яшәү бар икән, монда Мөршидә абыстайның да өлеше бар. Милли хәрәкәтнең көчәйгән елларында “Суверенитет” һәм “Бәйсезлек” газеталары чыгардык. Борис Ельцинны без сайламадык. Халкыбызның түгелергә торган чайпалыш елларында Мөршидә һәм Рәшидә абыстайлар беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев янына да керделәр, киңәшләрен әйттеләр, догаларын кылдылар.
Ифтарда Коръән укылды, дога кылынды, Рамазан өстенлекләре хакында вәгазь сөйләнде. Дин кардәшләребез шулай күтәренке күңел белән очраштылар, үзара гәпләштеләр, киләчәккә планнар кордылар.
Шөкер, җөмһүриятебездә ифтарлар әле дә дәвам итә. Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, үтәгән изгелекләребезне кабуллардан кылса иде, дибез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм» мәчете