Шунысы кызык: барлык консерваторларга бирелгән тавышка реформатор Гарази өчен җыелган тавышларны өстәсәң дә, алар барыбер сайлауларда җиңү яуларга җитмәс иде. Аларның кайбер тарафдарлары консерваторлар берләшсә, сайлауларның нәтиҗәсе башка төрле булыр иде раслый.
Соңгы чыгышларының берсендә, Россия Президенты Владимир Путин Иранның атом-төш программасын яклавы, аның халыкара йөкләмәләрне бозмавы, иминлек максатларында кулланылачагы турында әйтте. Шуның өчен дә Иран Җөмһүрияте башка илләр кебек үк, атом-төш эшләнмәләре хокукына ия. Путинның чыгышында Россиянең Иранга карата дустанә мөнәсәбәтенә, АКШның сәясәтенә каршы торуга да басым ясала.
Болар белән бәйле рәвештә бер сорау туа: ни өчен Путин Иранның атом эшчәнлеген яклавын нәкъ менә хәзер, 14 июньдәге сайлаулар алдыннан белдерде? Хәзер Ислам Җөмһүриятендә яңа хөкүмәтнең киләсе һәм аның атом дипломатиясенә мөнәсәбәте турында күп сөйлиләр. Дөрес, көнбатыш сәясәтчеләре сайлаулар һәм яңа Президентның сайлануы сөйләшүләргә җитди йогынты ясамас, дип раслыйлар. Ләкин шунысы ачык: сайлаулар алдыннан атом-төш тематикасы иң кайнар тема иде, Путин аны яклавы һәм Иранның атом-төше тыныч максатларда кулланылуы хакында әйтте.
Хәзер Әхмәдинеҗад адресына күп тәнкыйди сүзләр ишетергә туры килә. Консерваторларның ammariyon.ir сайты Әхмәдинеҗадның дөрес үткәрелмәгән сәясәте аркасында халык консерватор кандидатлардан йөз чөерде, дип белдерде. Дөрес, Әхмәдинеҗад үзен консерватор дип танымады. Консерваторлар үзләре дә аннан читтә йөрде, тик хөкүмәтнең барлык программасы да консерваторлар байрагы астында үтәлде. Сайлау алды кампаниясе вакытында моннан реформаторлар оста файдаланды.
Сәясәттә бер төркем дә тулысынча юкка чыкмый, ул бары тик үзенең тарафдарларын саклаган хәлдә икенче планга гына күчә. Консерваторлар реформаторлар тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итеп, күп нәрсәләрне аңларга һәм яхшы көннәр киләсенә ышанырга тиешләр, чөнки нинди генә тыюлар булуга карамастан, Иранда үз тарафдарларын саклаган яңарыш хәрәкәте үсте һәм көчәйде. Консерваторлар хакимияттән китсәләр дә, шулай ук табигый үсешләрен дәвам итәргә вә үз юлларын табарга мөмкиннәр.
Ирандагы 2013 елгы сайлаулар нәтиҗәсе бер нәрсәне раслады: сәясәттә гадел булырга кирәк. Һәр 4 ел саен яңа көрәшкә илһамлану зарури, ә көндәшлекне юкка чыгару барлык ышанычны үтерә һәм сәясәтнең ялгыш юлга кереп китүенә этәрә.
Язма "Инфо-ислам”нан тәрҗемә ителде