Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Иран делегациясен – Иранның Казандагы консулы Рәсүл Шаян һәм Тебриз шәһәре ислам сәнгате университеты проректоры Шарабиян әфәндене каршы алды.
Мөфти хәзрәтләре Иран вәкилләре белән аралашып, нәзарәт тарафыннан тормышка ашырылучы кайбер проектлар хакында сөйләде. Очрашуда сүз, нигездә, ислам мәдәнияте, каллиграфиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте