Илсур Метшин янә Казан мэры булып сайланды

Бүген Казан ратушасында үткәрелә торган Казан каласы 3 нче чакырылыш Думасының 1 нче сессиясендә муниципаль берәмлек башлыгы - Казан мэры яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 21

Бүген Казан ратушасында үткәрелә торган Казан каласы 3 нче чакырылыш Думасының 1 нче сессиясендә муниципаль берәмлек башлыгы - Казан мэры яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Илсур Метшин 50 депутатның 46сы катнашындагы тәүге сессиядә 40 тавыш җыеп, янә мэр булды. Аңа 3 нче чакырылыш Думасы рәисе вазифасы йөкләнде. Дума шул хакта карар кабул итте.

Искәртеп үтәбез: "Бердәм Россия" фракциясе Илсур Метшинны, "Гадел Россия" партиясе фракция җитәкчесе Рушания Билгилдиеваны, КПРФ фракция җитәкчесе Алексей Серовны шушы вазифага тәкъдим иткән иде.

Р. Билгилдиева белән А.Серов өчен 3әр депутат тавыш биргәнлеге игълан ителде.

Казан мэры буларак Илсур Рәис улы Метшин Казан үсеше бәрабәренә вазифасында намус кушканча эшләргә, Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе, шәһәр Уставы таләпләрен үтәргә, шәһәрнең күп милләтле халкы мәнфәгатьләрен, кешеләр һәм гражданнар хокукларын якларга якларга ант итте, аңа мэр билгесе тапшырылды. Яңа формалашып килгән шәһәр Думасының тәүге сессиясендә катнашкан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан һәм аның башкаласы, тулаем ил үсеше өчен алып барыла торган эшләрне арттыруда уңышлы эшчәнлек теләде. "Тавыш бирү вакытында депутатларның бердәмлек күрсәтүе Казан җитәкчелегенең алга таба эшчәнлеге нигезе булып тора. Сезнең мөмкинлекләрегез-куәтегез зур, күп нәрсә эшләрлегегез бар. Сез алдагы срокка үзегезгә олы йөкләмә алдыгыз. Татарстанлылар яңа үрләр яулавыгызны көтә", - дип Илсур Метшинга мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймимев тантанада.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе