Илдар Баязитов – 2013 ел хәйриячесе

Бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ел хәйриячеләренә дипломнар тапшыру тантанасы...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 17
Бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ел хәйриячеләренә дипломнар тапшыру тантанасы үткәрелде. Хәйриячеләргә бүләкләрне Татарстан Президенты, Хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. "2013 ел хәйриячесе” исеменә Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов лаек дип табылды.

Илдар хәзрәт Баязитов - Россиядә һәм БДБ илләрендә тиңе булмаган "Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы. Бу комплекста гыйбадәт кылу залы, чит җирләрдән килүчеләр өчен тулай торак, ашханәсе, компьютерлар классы, китапханәсе, мини-басмаханәсе бар. Бүлмәләрдә инвалидларга тиешле барлык шартлар тудырылган, алар пандуслар белән җиһазландырылган, төрле дәрәҗәдәге тоткалар, махсус җиһазлар куелган.

Илдар Баязитов - "Ярдәм” фонды советы рәисе, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, Анжела Вавилова исемендәге фондның күзәтү советы әгъзасы, Казан мэриясенең милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча эшче төркем әгъзасы, Рфнең наркотиклар әйләнешен күзәтү Федераль идарәсе хезмәтенең Татарстан иҗтимагый советы әгъзасы, Казандагы «Апрель» инвалид балаларын тернәкләндерү үзәге советын оештыру әгъзасы.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе