Ил язмышын салып иңенә

Һәр изгелек – сәдака.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2014 Авг 07

Һәр изгелек – сәдака.
Хәдис


Үземне аның белән замандаш булуым сөендерә. Без кайчаннан таныш соң әле аның белән?

Утыз ел хәләл көчемне бүләк итеп, тырышып эшләгән “Азат хатын” (“Сөембикә”) журналы сәхифәләре тасмадай күз алдымнан үтә. Аларда берничә гасырлык тарих җанлана. Дөнья сугышлары, Бөек Ватан сугышы, тылдагы фидакарьлек, каһарманлык үрнәкләре үзләре сөйли, үзләре телгә килә шикелле.

Тарих дидем. Кемнәр бар соң анда? Фидакарияләр бик күп, карыйсың, уйлыйсың да, хәтер чоңылының төбенә чумасың шикелле. Татар мәгарифенең гүзәл энҗесе – Фатыйма – Фәридә Нәүрүзова, Суфия, Мәрьям Солтановалар, Суфия Җантурина...алар сокландыргыч, алар күпләр.

Олуг әдип һәм мөхәррир, төрки халыклар тарихында мөхтәрәм урын тоткан Исмәгыйль Гаспринский җәмәгате Зөһрә Акчурина, аның кызы Шәфика Гаспралы хакында укудан – аларны белүдән күңел уйга чума.

Фатиха Аитова хакында уку, аның тормышы – язмышы үзе бер могҗиза. Аның тууына – 140 ел. Зәйнәп Кәримова – Хәсәни үзе бер фаҗигале җиһан. Хәләл акчасына 13 мәчет, 7 мәдрәсә салып калдырган Ногман хаҗи Габделкәримов кызы ул – Зәйнәп апа. Нәсел шәҗәрәсе игелеклелек, милләте өчен яну-көю-тырышу дигән олуг төшенчәләргә бәйле.
Ул милләтне күтәрү юнәлешендәге фикерле Сибгатулла улы Әхмәтгәрәй-Хәсәнигә кияүгә чыга. Бу ике милләтпәрвәр халык хәдимнәре Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Газиз Гобәйдуллин, Гафур Коләхмәтев белән киңәшләшеп, “Аң” журналын чыгара башлыйлар. Бу журналның җаваплы сәркатибы Зәйнәп Хәсәни була. 1912 елның 15 декабрендә әлеге журналның тышлыгында Габдулла Тукайның шигыре басыла.

“Без бишенче елны беркөнне уяндык таң белән,
Эшкә дәгъват итте безне кемдер изге нам белән”,-

 

дигән юлларны Тәэминә Биктимерованың “Ил язмышын салып иңнәренә” дип исемләнгән китабыннан укыдым. Әйе, аларның тарихта үз урыннары бар.

Татарның зыялы кызы Әминә Мөхетдинова – зирәк, гыйлемле кыз. 1917 елның 20 апрелендә Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтаенда: “Хатын-кызларга ирләр белән тигез хокуклар бирелергә тиеш”,-дип берничә тапкыр сүз ала ул.

Заманы өчен кискен һәм гадел таләп була бу... Бөтен гомере җаваплы эшләрдә уза аның, сәяси комиссар да, кавалерия курсларының сәяси җитәкчесе дә була ул. Казан шәһәрендә Халык судьясы, Судьялар Cсоветы рәисе, ревтрибунал әгъзасы вазифаларын да башкара. 1920 елда Татарстан автономия республикасы төзелгәч, юстиция комиссары ярдәмчесе итеп билгеләнә...Ул Симферополь ревтрибуналында һәм Кырым Республикасы прокуроры вазифаларын үти. Әминә Мөхетдинова 40 яшендә дөньядан китә. Яшьләребез болар хакында белергә тиеш.

Бу олы язмышлар хакында яза алу – үзе зур батырлык. Язмаларның “Җан апа” дигәнендә Хәдичә Ямашева – Таначева хакында сүз бара. Ул - революционер көрәшче Хөсәен Ямашевның хатыны. 1917 елда Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтаен оештыручы һәм аның рәисе. 1917 елда Казан каласы Думасына сайланган бердәнбер хатын-кыз депутат та. Хәдичә ханым 69 яшендә җан биргән.
Мәрьям Мөштәри Октябрь инкыйлабына кадәр хатын-кызлар хәрәкәте җитәкчесе була. Биредә аның хакында да иркенләп сөйләп булыр иде.

Зөһрә Баимбетова, Илһамия Туктарова – Богданович, Урта Азиядә мәгърифәт нурын сибүче татар хатын-кызлары онытырлыкмыни соң?!

Төркестан халыкларын агарту – үзе бер эпопея!
Бик күпләрнең – Мәрьям Акчурина, Апанаевалар, Шиһабетдин Мәрҗани оныгы Суфия апа һәм башкалар турындагы язмаларны кызыксынып укуларына иманым камил.

Китаптагы сугыш еллары фаҗигасе сәхифәләрен уку күз алларын караңгылатты, җанны тетрәндерде. Урман кисүчеләр, торф чыгаркчылар, авыллардагы ачы тормыш, юкчыллык, ачлык турында бик белеп һәм өйрәнеп язган Тәэминә ханым. Әлеге сәхифәләр йөрәк әрнүләре аза язылган. Китапның “Ил язмышын салып иңнәренә” дип аталуы да авторның үзен күз алдына китереп бастыра. Йөх еллык татар халкы, дересрәге, татар хатын-кызларының тарихы сыйган бу китапка. “Кая китте кабер безләрнең!”-дип кычкырасы, бар җиһанга сөрән саласы килә. Шул ук вакытта хөрмәтле аналарга, хатын-кызларга олуг мәдхия язылган әлеге җыентыкта. Галимәнең үткән данлы тарихыбызны халыкка гадел итеп аңлатасы, күрсәтәсе килә.

Китапны укып чыккач, йөрәгемдә бер сорау тәкъдим булып калыкты. Бу хезмәтнең аналогы юк, болай тәфсилләп язучы да, бу өлкәдә хәзергә кадәр тикшеренүче дә күренми. Бу мәҗмуга шахталарда, приискларда эзләп табыла торган энҗе-мәрҗән генә түгел. Ул - гасырыбызның алтынга тиң мирасы да. Аның кадерен белик һәм белдерик. Милләтебезнең киләчәге өчен ыргылыш ясаган бу сәхифәне Габдулла Тукай бүләгенә тәкъдим итү һәм аны алу хакыйкый гаделлек булыр иде.

Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе