Җиде җидең җиде буламы?

Аллаһы Тәгалә каршында иң сөекле сүз – тугры сүз.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2015 Июл 10

Аллаһы Тәгалә каршында иң сөекле сүз – тугры сүз.
Хәдис


Ифтарлар дәвам итә. Менә без тагын Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы — Баш Консул Рәсүл Багернежад Шаян оештырган ифтар мәҗлесендә булдык.

Анда безнең галимнәребез, дәүләт эшлеклеләре, депутатлар да чакырылган иде. Рамазан аеның хөрмәтле булуы хакында Баш Консул үзе дә хикмәтле чыгыш ясады. Ул килүчеләрне котлады.

“Регистан” ресторанында, ахшам вакыты җиткәч, бергәләшеп намаз укыдык. Бергәлектә, туплануда фикерләр һәм гамәлләр берлегендә сөйләшү – әңгәмәләшү гаҗәеп дәрәҗәдә җанлы узды. Безнең шагыйрь һәм депутатыбыз Разил Вәлиев: “Бездә берничә мәчет кенә бар иде, калганы хакында уйлый да алмый идек. Дин дәүләттән аерылган иде, әмма күңелләребез диннән аерылмады”,-диде.

Әйе, бүгенге көндә вөҗдан иреге – дин иреге турында канун кабул ителде. Ураза һәм Корбан гаетләре зурлап бәйрәм ителә. Аларны бәйрәм итү хакында закон кабул ителде. Аллаһының рәхмәте белән бу хәстәрлекне Разил Вәлиев үзе күргән икән. “Ислам дине дәүләтебез өчен кирәк, дин дәүләт белән бергә булганда бәхет китерә”,-диде мөхтәрәм шагыйрь. Иранлылар белән бергәләп боларны ишетү, әлбәттә, безнең алгарышыбыз бит!

Әйе, ислам дине кыйтгаларны якынайта, күңелләрне игелеккә тоташтыра. Тәмле вә татлы тәгам җыйгач, Баш Консул мине зал уртасына чакырды һәм минем игелекле эшләремә тукталып, рәхмәтләрен белдерде, истәлекле бүләген тапшырды.

Әйе, 8 июль минем иң бәхетле көнем иде. 7 янында тагын бер 7 саны булу – хикмәтле саннар. Күп замандашларым моңа ирешә алмыйча, аларның яшәү юлы бүленде. Бу мөселман саннарының хикмәтен әлегә белеп бетермим, әмма үземне Аллаһының сөйгән колы, дип беләм. Киләчәктә дә башларыма зирәк зиһен, сәламәтлегемне бир, Раббым, дип безләрне бар иткән затка ялварам. Аның кушуы һәм күзәтүендә ихластан игелекле гамәлләр кылырга тырышам. Киләчәктә дә бергә тупланып, исламга, халкыбызга игелекле хезмәт итүләрне язсын иде. Мине көндәлек эшемдә рухландыручыларым, рухи көч бирүчеләрем бар. Минем хезмәтемне күргәннәре өчен теләктәшлек кылган барлык кешеләргә - “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевкә, Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә абыстай Гыйльметдиновага, мәчет әһелләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Алай да, җиде җидең җиде буламы? Моңа гади акыл белән ышануы кыен, әлбәттә. Тик шуны яхшы беләм: уйландыра торган нәрсә бу. Җиделәрем белән бергә шөкер кылу намазы мине гел алга дәшә. Ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешик, дип йөрүләрем дәвамлы булса иде, Раббым!

Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе