Гыйлемленең күңеле нур булыр

Без дә, «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә, Кабан күле буендагы «Шәкертләр мәйданы»нда инде 15 нче мәртәбә...

БӘЙЛЕ
2014 Сен 02

Менә тагын җөмһүриятебез көне җитте һәм узып та китте. Без дә, «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә, Кабан күле буендагы «Шәкертләр мәйданы»нда инде 15 нче мәртәбә Мөселманнар җыенын үткәрдек.

Безнең якын ярдәмчебез - “Мәрҗани” мәчете имам-хатибы, Казан каласы мөселманнарының баш мөхтәсибе һәм Ислам көллияте җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Алдагы көндә ишле булып яңгыр яуганлыктан, Мөселманнар җыенын мәчет чатырында үткәрербез, дип ниятләп куйган идек. Аллага шөкер, безгә елмаеп, кояш чыкты. Җыеныбызны бик гүзәл итеп үткәрдек. Зыялылар, депутатлар, галим-галимәләр мәйданыбызны һәм зиһеннәребезне бизәде. Гасыр абыстае, остазыбыз Рәшидә абыстай - үзе бер галәм. Ул бирегә килүчеләрне котлады, үзенең күркәм вәгазь-нәсихәтләрен җиткерде.

Халкыбыз безне ярата, үз итә, шөкер. Үрнәк алырлык мизгелләр бар бездә. “Ярдәм” мәчетендә Коръән өйрәнүче оланнарның мөнәҗәт әйтүләре, күрмәүче Гыймран Чебугаевның изге китаптан сүрәләр укуы мәйданны әсир итте. Аларның моңлы авазы кунаклар күңеленә иман нуры булып ягылды. Монда остазлар, остазбикәләр, балалар, шәкертләр үз сүзен мәйданга ирештерде.

Балык Бистәсе гармунчылары мәйданыбызга килеп, Кабан күле буен моңга күмде. Аллаһының рәхмәтләре яусын аларга!
Җыеныбызның исеме “Рухи мирас варислары” дип аталган иде. Әнсар хәзрәтнең Коръән укуы илә башланган җыен “Зыялылар клубы”ның танылган галимәсе, тарих фәннәре кандидаты, берничә китап авторы Тәэминә Биктимерованың иҗаты белән дәвам итте. Бирегә шулай ук халкыбызның киләчәге хакында уйланучы галим-галимәләр үз фикерләрен җиткерде. Бергәләп, халкыбызның рухи мирасын түкми-чәчми яшь буынга ирештерергә тиешлегебез ассызыкланды.

Аннары киләсе елда, Аллаһы боерса, барлык ак әбиләрне, дәү әниләрне оныклары белән бергә бирегә чакырачакбыз. Шулай эшләгәндә, беребезнең дә яшәве исраф булмас, иншә Аллаһ. Оныкларыбызны гыйлемлелек, әдәп-әхлак мисалында тәрбияләсәк, барчаларыбызның күңелендә нур булыр, иншә Аллаһ!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе