Гыйлемебезне арттырыйк!

Безнең “Ярдәм” мәчетендә дә киләсе ел өчен календарь басылып чыкты. Аның һәр битеннән еллык, көндәлек яшәү хәятебезгә кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин.

БӘЙЛЕ
2015 Июн 08

Безнең “Ярдәм” мәчетендәге "Зур Казан" типографиясендә киләсе ел өчен календарь басылып чыкты. Аның һәр битеннән еллык, көндәлек яшәү хәятебезгә кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин. Иң мөһиме – 2016 елдагы дини бәйрәмнәр вакыты күрсәтелгән.

Коръәндәге пәйгамбәрләрнең догалары һәм зикерләре бирелгән. Адәм һәм Һәва анабызның догалары да бар. Кешелек җәмгыятенә хакыйкатьне аңлатучы ислам динебезнең хикмәтләрен укып, күреп, акыл җыярсыз.

Календарьда Аллаһының исемнәре белән төрле авырулардан котылу, өшкерү юллары да күрсәтелгән, анда яшәешебездәге һәр очрактан ярдәмче догалар бар. Тормышыбызда шатлык-сөенечләр дә, кайгы-хәсрәтләр дә очрый. Кылган эш-гамәлләребезгә, бик үк уңай булмаганнарына тәүбә итә дә белергә тиешбез. Авырсак, чирне шифа сорап дәвалау мөмкинлеген дә без бу календарьда укып белә алабыз. Тик моңа аеруча сак мөнәсәбәттә булуыбыз сорала.

Тәкъвимдә “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның язмалары уйландыра һәм акылга файдалы мәгълүматлар өстәлә. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәскәү Диния нәзарәтеннән Әлбир хәзрәт Крганов, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Пензадан Габдерәүф хәзрәт Зәбиров, язучы Солтан Шәмси, мәгърифәтче Мәгариф Раяновның чыгышларын уйлап, фикергә анализ ясауга юнәләсең.

Календарьда шулай ук ишетмәүчеләр һәм күрмәүче мөселманнар белән фидакарьләрчә эшләүче Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова хакында укып хозурланырсыз һәм сокланырсыз.

Мәгълүм авторыбыз Мәгариф Раяновның ислам динен кабул иткән немец галиме Вильфрид Хофман хакындагы язмада мөселманнар тормышы планетар яңгыраш ала.

Укыгыз, җәмәгать, үкенмәссез. Киләсе елдагы дини бәйрәмнәрне белү, ураза турындагы мәгълүматлар зиһенегезне баетыр, иншә Аллаһ! Календарьне төзүче Хатыйп Гәрәйгә һәм компьютер битләренә салучы Ильяс Гарифуллинга Аллаһының рәхмәтләре яусын! Календарьне башкалабыз Казанның Серов урамындагы 4 а йортына, ягъни андагы «Ярдәм” мәчетенә килеп алырга мөмкин.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе