Мин Казанга килгәннән бирле Гасыр имамы Харис хәзрәт Салихҗан белән очрашып, фикер алышып, күрешеп яшәлде. Без яшь чакта ук ул үзенең дөньяга карашы, фикерләве белән игътибарны җәлеп итә иде. Аның чыккан китаплары белән дә танышып барылды. Балаларны кечкенәдән үк тән чисталыгы рухында тәрбияләү миңа аеруча якын иде. Габдулла Тукай, Александр Пушкин иҗатларын тәфсилле өйрәнгән галим буларак та таныш миңа Харис хәзрәт. Әлеге хәзрәт бу шагыйрьләрнең икесендә дә Коръән аһәңнәре яңгыравын бәян кылган иде. Бу хакта хөрмәтле галимнәребез Әнвәр Хәйри, Айдар Хәлим дулкынланып, ялкынланып язган.
Пушкин һәм Коръән. Ничек без моны белмәгәнбез? Пушкинның русча язган шигырьләрен Харис хәзрәт тәрҗемә иткән.
“Батыр бул. Ялганга нәфрәтлән,
Хаклык юлыннан дәртләнеп үзеңне атлат,
Ятимнәрне ярат һәм калтыранган мәхлуккә
Минем Коръәнне аңлат!”-дип язган Пушкин.
Шул рәвешле, шагыйрь кешелеккә аваз сала. Нигә ул моңарчы ачылмаган? Гаҗәеп ачыш, Аллаһының нигъмәте бит бу! Ә бу исә дөньяның киләчәге ислам дине кулында дигән сүз! Карл Маркс, Лев Толстой, Петр Чаадаев, Бернард Шоу, Жан Жак Ив Кусто кебек шәхесләре моңа мисал булып тора. Бу – гаҗәеп ачыш!
Инде кабаттан Пушкинга кайтсак, ул үз иҗатында Коръәннең 33 сүрәсен кулланган. Ул шигырьләрне Харис хәзрәт Салихҗан тәрҗемә иткән.
Харс Салихҗанның “Религия и наука”, “Дин вә фән” дигән китабы – яңа бер ачыш. Ул яшьләрне кызыксындырган шактый күп бүлектән, дөресрәге, биш өлештән тора. Аларның һәр бүлеге турында күп итеп язырга һәм сөйләргә булыр иде. Ул китапны үзегез укысагыз, бәхет бишегендә тирбәлгәндәй булырсыз. Ислам диненең нечкәлекләрен, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булуын, тормышыгызның да хикмәтле якка үзгәрүен тоярсыз. Тик моның өчен ихлас күңелдән Раббыбыз кушканнарны үтәү зарури.
Китапның авторы, милләтебез каһарманы һәм аксакалы, Гасырлар кисешкәннән бирле күпләргә билгеле зат Харис Салихҗанга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек телибез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете