Аллаһы Тәгалә Үзенең мәрхәмәтле бәндәләренә генә рәхим-шәфкатьле булыр.
Хәдис
Гомер дигәнебез алга чаба. Замандашларым, хезмәттәшләрем дә шулай, ди. Менә тагын минем өчен бу дөньяда үрнәк булып яшәгән, эшләгән фидакария зат Роза Туфитулловага да җитмеш яшь тулды.
Шушы уңайдан, ул туганнарын, дусларын, элекке хезмәттәшләрен өендә җыеп, Коръән уку мәҗлесен үткәрде. Разия абыстай динебез кушканча, Коръәннең “Ясин”, “Тәбарәк” һәм башка сүрәләрне укып, Роза ханымның үзенә, ире Миргалимгә, балалары һәм оныкларына изге дога-теләкләрен җиткерде. Гаҗәеп көн – кичә булды ул үткән җомга.
Роза Туфитуллова минем язмышымда, тормышымда бик игелекле гамәлләр кылды. Улымны җирләгәч, кайгы-хәсрәтле чагымда хәтта син ник бу яулыклы хатынны эшләтәсең, җибәр син аны, дигән мескеннәр дә булды. Әйе, бихисап авыр көннәремдә Роза ханым мине читкә какмады, юатты, киңәшләрен бирде. Мин, Аллага шөкер, аумадым, чөнки янымда таянычым, “Азат хатын” (“Сөембикә”) журналу баш мөхәррире Роза Туфитуллова бар иде.
Еллар уза торды. Ул минем туганымдай киңәшчем дә, фикердәшем дә булды. Ул игелекле кеше Роза Рәхмәтулла кызы, чыннан да, хикмәтле затлардан. Ул ошбу фани дөньяга йөзлек (битлек) белән туган. Раббыбызның хикмәте бит бу! Шуңа күрә бу ханым гел кешеләргә игелекле булды. “Милләткә хезмәт итү – яшәвемнең мәгънәсе”,-дип ул ихласи хакны әйтә.
Аның тормыш юлы да бик игелекле булды. Аксубай районың Үзи авылында туган ул, дәү әнисе халык шагыйре Хәсән Туфанның туганнан туганы иде. Әтисенең әнисе – дәү әнисе Мәликә әби кешеләрне дәвалаучы булган. Менә шундый затлы нәселне дәвам итүче Роза Туфитуллованың фидакарь хезмәте зурлыгын медальләре, алтын билгеләре тормыш юлын бизи һәм балкыта. Ул әле Россия Федерациясенең Иҗтимагый Палатасы әгъзасы да булды. Кыскасы, әхлакый, дини, мәдәни кыйммәтләрне саклауда да Роза Туфитуллованың өлеше зур.
Рәхмәт аңа. Без аны чын мәгънәсендәге гасыр алиһәсенә тиң затлардан, дип әйтә алабыз.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете