Нәсел-нәсәбегезне белегез, кардәшләрегезгә барыгыз.
Хәдис
Атнакичтә (21 апрель) көне буе яңгыр яуды. Күк әрнеде, күк елады. Көттереп кенә җомга көн туды. Иртәнге якта яңгырсыз, коры һава саклана иде.
Тәрәзәмнән ерак түгел агачлык куагында өздереп бер сандугач сайрый да, бераздан чутылдауга күчә. Үз авазыннан үзе хозурлана шикелле. Нәни кошчык намазга иртүк торганнарны шатландыруын сизә сыман. Бәлки аның иптәше остазым Рәшидә абыстай яши торган янкормада да сайрагандыр. Соңгы сулышларын алганда остазым аны ишеткәндер. Кояш чыкканчы, иртәнге намаз кергән вакытта сайрый ул сандугач.
Ишеткәндер, тыңлагандыр аны остазым. Аңа кушылып, бәлки моңлангандыр остазым. Аллаһының тәкъдир сәгате якынлашуын да бергәләп тойганнардыр алар. Төнге сәгать өч. Иртәнге намазын укыгач, балалары, оныклары белән аралашканнан соң, васыятьләрен әйткәч, остазым тынып кала. Шул рәвешле, остазым мәңгелек сәфәренә китеп бара. Аллаһының рәхмәте илә нинди хикмәтле үлем.
Җомга көненең иртәнге намазын укып төгәлләгәндә, кесә телефоным чылтырады һәм аннан остазымның вафат булу хәбәрен әйттеләр. Тиз генә киенеп, 23 санлы автобуска йөгердем. Үзем күккә карап: “Йә Раббым, бу салкынча җилләреңне туктатып, кояшыңны чыгарсана”,-дип ялварам.
Автобус остазым яшәгән Тынычлык бистәсенә элдертә. Остазым яшәгән йортка бер мөлаем Дания исемле ханым белән килеп тә җиттек. Өй тулы – халык. Остазым бик хикмәтле караватта ята. Кызлары һәм килене Рәшидә абыстайны юып салганнар, инде кәфенләп тә куйганнар. Әниләрен минем дә бик күрәсем килгән иде.
Соңгы сөйләшүләребезнең берсендә, Рәшидә абыстай миңа: “Кызым, сиңа саулык, сабырлык, көч-куәт телим, авырмагыз”,-диде. Остазым бу төшенчәләрнең никадәрле җаваплы икәнен бик яхшы белә һәм аңлый иде.
Без түргә уздык. Зур залны тутырган күркәм абыстайлар – Рәшидә остазбикәнең шәкертләре бик бирелеп вәгазь тыңлыйлар. Мәрасимне абыстайның улы Госман хәзрәт Исхакый үзе алып бара. Остазбикә балаларының, оныкларының оланнары тезелешеп, идәнгә чүгәләгәннәр. Аларның берсе - “Ясин” сүрәсен, тагын да кечерәге “Тәбарәк”не укып шаккатырдылар. Янә бер бәләкәй малай күп сүрәләр укыды һәм дога кылды. “Сөбханаллаһ”,-дип тыңлаучылар алар белән бергәләп үзләре дә дога кылды. Без, Рәшидә абыстай шәкертләре, оҗмах түрендә утыргандай хис иттек үзебезне.
Рәшидә абыстайга рәхмәт сүзләре күп әйтелде бу кичәдә. Күп кенә хәзрәтләр дә үзләренең җылы карашларын белдерделәр Рәшидә абыстайга карата.
Сәгать телләре алга бара... Без, бер төркем халык, Тынычлык бистәсенең мәчетенә юл алдык. Күңелемдә әлеге мәчеткә нигез салган чак шәйләнде. Аңа нигез салганда, Рәшидә абыстай белән мин дә бар идем. Ул вакытта әлеге чарада тугыз хатын-кыз һәм ирләр катнашты.
Ул арада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин безне икенче катка чакырды. Тик ул катка хатын-кызлар сыймады. Шулай да без бергәләп җомга намазын укыдык, Рәшидә абыстайның җеназа намазыннан соң, яшел бөркәүле ятакта ятучы остазбикәбезне зиратка озата бардык. Кабере әзер иде аның. Остазбикәне җир куенына салдык.
Күңелдә сагыш, әмма без сабыр бит, күз яшьләрен чыгарып илермибез. Үзем дә кызгылт балчыкны учлап алып, остазбикәм каберенә салдым. Әрнүләрем басылгандай тоелды. Ә күңелемнән: “Раббым, остазбикәм белән җәннәт түрләрендә дә очрашуны насыйп итсәңче”,-дип ялвардым. Менә шул рәвешле, остазбикәбез Рәшидә Исхакыйны мәңгелеккә озаттык, аңа дога кылып яшибез.
Рәшидә Исхакый – гасыр абыстае. Ул – Татарстанның гына әнисе түгел, Бөтенроссия әниләренең әнисе. Аның тарафыннан бихисап күп китаплар язылды. “Намаз уку тәртибе” китабы барлык кешеләргә бүләк ителде. Зур хикмәт бит бу! Остазбикәбез хакында зәңгәр экраннардан да халкыбызга сүзләребезне ирештердек.
Гасыр абыстае – Рәшидә астазбикәм һәр яктан үрнәк һәм таләпчән иде. Шәкертләрендә дә үзенең күркәм сыйфатларын тәрбияләде. Ул Аллаһының рәхмәтендә булса иде. Остазбикә ислам дине кыйммәтләрен һәр күңелгә таратты.
Остазбикәнең кабере яныннан кузгалуга вак җылы яңгыр сибәләде. Бу да хикмәт билгесе иде. Борыңгылар мондый хәлне яхшылыкка юрыйлар иде. Әйе, яңгыр сибәләде... Тирә-ягыбыз иркен сулыш алды. Әлеге яңгыр кырларыбыз һәм басулардан мул уңыш алуга нигез булса иде?! Әйе, остазбикәбез – гасыр абыстае Рәшидә Исхакыйның соңгы туе иде бу. Рухы шат, урыны оҗмахта булсын гасыр абыстаеның. Ул гүзәл затларыбыз өчен күркәм бер үрнәк иясе булды...
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе