Гамьле әңгәмәләр

Нәсел-нәсәпләрегезне белегез, туганлык җепләрен саклагыз.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2015 Июл 24

Нәсел-нәсәпләрегезне белегез, туганлык җепләрен саклагыз.
Хәдис


Бер бик мәгънәле китап укып чыктым әле. Ул каләмдәшем Рәшит Минһаҗның “Урындагы кешеләргә – урынсыз сораулар” дип атала. Без бәләкәйдән җитәкчеләрне – бригадирмы ул, терлек фермасы хуҗасымы, агрономмы, колхоз идарәсендә эшләүчеме, - барысын да урындагы кеше, дип санадык һәм шулай дип беләбез.

Китап урындагы кешеләр кемнәр соң? Шуны ачыклыйк әле. Аның беренче битендә “Әлеге китапта күренекле замандәшларыбызның дөнья барышы, ил-көн тормышы, җәмгыятебез яшәеше турындагы уй-фикерләре урын алды...” дип язылган. Шулай да кемнәр алар? Татарстан Республикасы прокуроры Кәфил Әмиров, “Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов, “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов, мәгълүм шәхесләр Разил Вәлиев, Васыйл Гарифуллин, Әгъзам Гобәйдуллин, Искәндәр Гыйлаҗев, Госман Исхакый, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Әхмәт Мазһаров, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Фатыйх Сибгатуллин, Тәлгат Таҗетдин, халкыбызның яраткан имамы Рамил хәзрәт Юнысов фикерләре белән танышу укучының – һәркемнең рухын баета. Алар үтә дә үтемле, яшәү мәгънәсе хакында уйланырга мәҗбүр итә.

Укыгыз, моңа үзегез дә ышанырсыз. Китап урындагыларны халыкка якынлаштыра. Арада үтә дә гамьле әңгәмәләр бар. Каләмдәшебезне бу уңышы белән котлыйбыз, уңышлар телибез.

Китапның тышлыгы да һәрберебезне уйланырга мәҗбүр итә. Ул тауга менәргә дә, аннары үзәнлеккә төшәргә дә, камышлар арасыннан суга керергә дә чакырып тора сыман.

Пректның авторы һәм иганәчесе Лотфулла Шәфигуллинга, аның ярдәмчеләренә Раббыбызның рәхмәте булса иде.

Барчасына зур уңышлар теләп, Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе