«Гадел» мәчетендә – чыгарылыш кичәсе

Хәзер барлык мәчетләрдә дә уку елын тәмамлау тантаналары үткәрелә.

БӘЙЛЕ
2014 Апр 25

Хәзер барлык мәчетләрдә дә уку елын тәмамлау тантаналары үткәрелә. Кыш буена алган гыйлемнәре өчен куанган олысы-кечесе тәмле бәлешләрен күтәреп, матуррак киемнәрен киеп, түгәрәк өстәлләрне тутырып, дога мәҗлесләренә җыелыша.

Беренче нигез ташларын салудан башлап, белгәнемә күрә, “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева чакыргач, быел да килдем шушы күркәм чарага.

Коръән нигезләрен өйрәнү нияте белән бу мәчеткә аяк басып, изге китапның бер хәрефен дә белмәгән кардәшләребез инде намазга баскан, әнә ничек итеп камил сүрәләрне яттан сөйлиләр, хәтта “Ясин”не укыйлар, дога кылалар.

Мәчетнең имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Бакировның ул көнне сөйләгән вәгазе мине аеруча тәэсирләндерде, сокландырды. Үсә яшьләребез, бар дәвамчыларыбыз, Аллага шөкер! Һәркайсыбызны кат-кат уйландырырлык заруриятләрне шундый үтемле итеп сөйләде ул.

Мәчетнең уку-укыту эшләре бүлеге мөдире, балаларның җәйге лагерьларен оештыручы Фәния абыстай әйтүенчә, ел саен биредә иллеләп бала, 450 ир һәм хатын-кыз ислами белем ала. Кышкы, җәйге лагерьларе эшли. “12 мөгаллимәнең - Тәскирә, Фәйрүзә. Сания, Венера, Рәсилә, Каимә, Наҗия... абыстайларның һәркайсы турында аерым-аерым сөйләрлек. Ихласлыклары, олы максат – ислам юлындагы тырышлыклары өчен Аллаһының рәхмәте яусын аларга. Иң кыйммәте – ихласлылык, Хак Тәгаләгә якынлыгыңны тою. Һәр баскычка менгән саен белемне башкачак кабул итәсең, тирәнрәк, нечкәрәк итеп тоя барасың”,-диде Фәния абыстай.

Коръән багышлауның тәртибен күрү шулай ук бик үтемле булды. Биредә Ләйлә “Фатиха” сүрәсен укыса, калган шәкертләр “Ихлас”, “Фәләкъ», «Нәс” сүрәләре белән дәвам итте, Асия исә “Ясин”не укыды. Фәния абыстай исә гыйлемне әйбәт үзләштергәннәре өчен рәхмәт белдереп, дога кылды.

Мәҗлеснең тагын бер үзенчәлеге шул булды: Германиядә бер ел яшәп, эшләп кайткан Алсу Рәхимова белән очраштык. Бәләкәй чагында әнисе – танылган журналист Вәсилә Рәхимова белән тәүге тапкыр килгән булган ул бу мәчеткә балалар бәйрәменә. Аннары алар “Гадел” мәчетен салдырган эшмәкәр Фердинанд Әхмәтҗанов (ул вафат инде, урыны оҗмахта булсын) турында китап та яздылар. Менә шушы кызыбыз университетны тәмамлагач, Германиягә тәҗрибә алырга киткән. Хәзер ул Казанга кайткан һәм “Гадел” мәчетенә килгән.

-Туган шәһәреңә кайту искиткеч зур бәхет икән. Күңелем биредәге гаҗәеп нурлардан балкый минем. Германия бик кечкенә ил, һәр метр җир анда кадерле. Анда бездәге кебек, чүплекләр күрмисең. 80 миллион халык яши. Мөселманнар күп, мәчетләр бар, манаралары гына юк. Манара мәсьәләсе катлаулы икән. Берлинга Сабантуйга бардым. Рәхәтләнеп, үзебезнең туган телдә сөйләшеп, җыр-биюләрне күреп, шатланып кайттым. Татар-башкорт оешмасы бик әйбәт эшли. Үзем бик әдәпле гаиләдә тордым, аерым бүлмәдә. Намазларны калдырмадым, уразамны да тоттым, шөкер. Үзләре христианнар булса да, башка диннәргә дә ихтирамлы иде йорт хуҗалары. Алар бик кызыксынды Казан, Универсиада белән. Без бик билгеле анда хәзер. Чит дөньяларны күрү рухиятеңне тагын да ныграк баета. Иң мөһиме – анда үз туган илеңнең, Казаныңның, газиз әтиең-әниең, ана телеңнең кадерен ныграк аңлыйсың икән,-диде Алсу Рәхимова.

Истә калырлык, гакыл-белемнәребезне баетырлык бу мәҗлес әле озак вакытлар буена күңелләрне җылытыр. Туганлык, бергәлек хисләре калебләребезгә өстәмә яктылык өстәр, дип уйлыйм.

Мөслимә ШӘФЫЙК


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе