Габдрахманның Дагыстанга барып кайту кыйссасы

Габдрахман абый (исемнәрне үзгәрттем) белән мин 5-6 ел таныш инде.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 25
Габдрахман абый (исемнәрне үзгәрттем) белән мин 5-6 ел таныш инде. Аның һәрчак гади һәм самими булуы тарта булса кирәк күңелне. Дөрес, сөйләгәндә, аның сүзләре бераз йотылыбрак чыга. Шулай да аңларга була аны. Яше дә хәйран инде, Аллаһы боерса, киләсе елда ул 70не тутырачак.
Беркөнне аның белән сүзебез чит җирләрдән безгә килеп эшләүчеләр хакында чыкты. Шунда ул ничек итеп Дагыстанга барып, кунак булып кайтуын бәян кылды. Һәрхәлдә, аның ул кыйссасы миңа шактый кызык булып тоелды. Дөресрәге, кызык һәм кызганыч хәлләр. Шуңа күрә аның кыйссасын, хөрмәтле укучым, сезгә дә тәкъдим итәргә булдым. Тик ул сүзләрен ерактан башлады.

...Бертуган сеңелемнең улы Айдар беркөнне әнисе янына кайта да: "Әни, минем бераз акчам бар. Шуны нинди дә булса бер файдалы урынга куеп эшләтәсе иде”,-дигән. Әнисе Сания: "Улым, акчаң күпмерәк соң? Менә мәчетебез иске, матуррак кына мәчет салып куйсак, шәп булыр иде. Син бу изге эшне башлап җибәрсәң, аны башкалар күтәреп алыр иде”,-дигән. Сүз дә юк, Айдар энекәшнең акчасы булгандыр. Җаваплы урыннарда эшләде ул. Озын сүзнең кыскасы шул: ул мәчетнең нигезен эшли дә башлады. Әнисе дөрес әйткән икән: аңа башкалар да кушылды. Бу изге эшкә, үзем дә сизмәстән, мин дә кушылып киттем. Әлбәттә, Буа районындагы ул гыйбадәтханәне эшләүдә бүтәннәрнең дә ярдәме зур булды. Ике катлы күркәм бина булды ул. 1996 елда ачтык без ул мәчетне. Безгә Ирек Зәкиев исемле бер түрә дә бик булышты.

Менә шул вакытларда сеңелем Сания янына авылга Тамара исемле бер хатын килеп йөри башлый. Алар бик дуслашып китә. Аннары сеңелем Казанга күчеп килә. Ә теге Тамара аны Казанда да эзләп таба. Менә алар кабаттан авылга кайтты. Ул чакларда мин машинада эшли идем. Дагыстаннан килгән Тамараны Буага алып бардым, райондагы мәчетләрне дә күрсәтеп йөрдем. Әлбәттә, моның бездәге мәчетләргә бик күңеле булды. Ул үзен Мәскәүдә Дәүләт Думасында эшләүче дип танытты. Чынлап та, аның Дәүләт Думасы тарафыннан бирелгән таныклыгы да бар иде. Кыскасы, ул мине тәки ышандырды үзенең дәүләт кешесе булуына. Тамара бездәге дин эшләре белән кызыксынып йөрүче кеше икән. Ул чакларда бездәге тынычлыкны башка төбәкләрдәге кешеләр дә өйрәнеп, үзләрендә шулай эшләү өчен йөрделәр. Мин моңа, кем әйтмешли, бөтен җаным-тәнем белән ышандым.

Тамараның сөйләвенә караганда, моның Дагыстанда Балалар йорты бар икән. Ул хәтта аның директоры икән. Шунда яшәүче 21 балага әйберләр дә җыеп йөри ул. Мин ул вакытларда авылда яши идем. Тамара бервакытны миннән бик канәгать калуын сиздерде һәм үзләренә Дагыстанга кунакка чакырды. Аңа кадәр ул үзенең 3 кешесен безгә авылга чакырган иде һәм алар миндә торып та киттеләр.

Мин, шулай итеп, Тамараның чакыруына җавап йөзеннән, моннан 8 ел элек аларга, ягъни Дагыстанга барып кайтырга ниятләдем. Вәгъдә – иман. Менә беркөнне Махачкалага килеп төштем. Җомга намазы вакыты иде. Анда олысы да, кечесе дә мәчеткә намаз укырга җыела икән. Араларында хәтта полковникларга кадәр бар. Мәчетләре дә, тәһарәтханәләре дә гаять зур. Тәһарәтханәсе генә дә буйдан-буйга 50 метрлап булыр. Аннары без Тамараның өенә кайттык. Бик каты кунак иттеләр. Аннары Тамара Татарстанга кире кайтып китте. Болар мине нигәдер, хәзер белмим дә инде, Дагыстанда калдырдылар, ял ит әле дигәннәрдер, мөгаен.

Миңа күңелсез булмасын дипмедер, өйдәгеләр беркөнне йорт киносын эшләтеп җибәрделәр. Анда Дагыстанны талый дип Россияне яманлау сүзләре дә бар иде. Шунда мин: "Юләр Иван сугыш башлаган. Ул сугыш ярата. Нәрсәгә мөселманнарга алар белән сугышырга”,-дип әйтеп куйдым русчалатып. Белмәдем мин аларның мондый сүзләрне өнәмәвен. Алар шундук сиздерделәр үз мөнәсәбәтләрен.

Хәсәв Йорт янында бер авыл бар. Тамараның туганнары мине шул авылны карарга алып чыктылар. Анда таулар да таулар. Шулар янында бик кызу гына су ага. Безнеңчә, шарлавык була инде. Болар мине бер биек тау янына алып килделәр дә: "Бу тауны күрәсеңме?”-дип сорадылар. "Әйе, күрәм”,-дидем аларга. "Әгәр бу таудан ялгыш кына аска төшеп китсәң, нәрсә була?”-дип сорады тагын берсе. "Харап буласың, тетелеп бетәсең”,-дидем аларга. Мондый сорауларны шаяртып кына бирәләр, дип аңладым мин. Бернинди дә начарлык хакында уйламадым. Ә аларның мине таудан түбәнгә төшереп җибәрү ниятләре дә булган икән. Тамараның ире әйтте бу хакта. "Сине фәкать Айдарга һәм Саниягә уңай мөнәсәбәт кенә коткарды. Синең үзеңне дә Тамара бик яхшы яклады. Шуңа күрә сине исән калдырдылар”,-диде ул. Хәзергә яшәп торсын дигәннәрдер инде. Аннары мин телне тешләдем. Башка үземнең фикерләрне белдермәдем.

Бер атнадан алар мине поездга утыртып, туган якларга озатып калдылар. Поездда барганда бер ханым белән сөйләшеп киттек. Ул минем кемнәргә килгәнлегемне сорады. Мин аңлатып бирдем кемнәргә барганлыгымны. "Кем исемле хатын ул?”-дип сорады теге яңа танышым. Тамара исемле булуын яшермәдем. "Чечнядагы Балалар Йорты директоры ул”,-дип тә өстәдем. Ник дигәндә, башта Дагыстан Балалары Йорты директоры дисә дә, Тамара аннары үзен Чечня Балалары Йорты директоры дип белдерде бит?! Бу хәл минем эчне пошырып калды, лабаса. "Нинди Чечняда?!”-диде теге ханым, кайтарып сорап. Бу ханым андагы бөтен хәлләрне белә иде булса кирәк. Тумышы белән Чечнядан булган бу ханым СССР заманында Саратовка табибә булып эшкә җибәрелгән һәм шунда кияүгә чыгып, тормыш корып калган. Хәзер туган якларында кунакта булып, киредән Саратовка кайтып барышы икән.

"Күрсәт әле миңа шул ханымны! Сөйләшим әле үзе белән! Бездә юк бит ул Балалар Йорты”,-дип кайткан саен үҗәтләнде теге ханым. Мин аңа Тамараны күрсәтә алмавымны, чөнки аның берничә көн алдан Татарстанга кайтып китүе турында әйттем. "Татарстаннан матраслар алып кайтырга китте ул”,-дидем. "Нинди матраслар?! Бездәге бер баланың әти-әнисе үлсә, аны тәрбиягә - туганнары, әгәр алар булмаса, күршеләре ала. Шуң күрә бездә Балалар Йортлары юк”,-диде ул ханым, инде бераз тынычлана төшеп. Шунда мин мөселманнар өчен Балалар Йорты булдыруның бер мәсхәрәле, хәтта оятлы нәрсә икәнлеген аңладым...

"Бүгенге көндә мин Казанда яшим. Теге вакытта әле ярый исән калдым, дип сөенеп туя алмыйм. Мин ул чактагы хәлләрне борылып-борылып, искә алам. Әле ярый Аллаһым булышты, дип куанам. Ул чакларда мин һәммәсен дә җиңелчә уйлаганмын, Дагыстан таулары астында мәңгегә ятып калырга да мөмкин булганмын икән, дип хафалы тәэсирләргә биреләм”,-дип сүзен төгәлләде Габдрахман абый.
Ә миңа исә хәзер аңа безнең Татарстанда гына яшәүнең мәслихәт һәм күркәм булуын аңлатып торуның хаҗәте булмавын төшенеп, аның кулын кысарга гына калды.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе