Шулай дип башлады чыгышын галимә Резеда Сафиуллина.
“Чирләп яткан җиремнән көч-хәл белән торып килгән идем, менә бит Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте: сезләрне күргәч, чирләр дә онытылды”,-диде мөхтәрәм абыстаебыз Рәшидә Исхакый.
“Күз яшьләремне тыя алмыйм бу очрашу мәслихәтеннән, хозурлыгыннан, бәхетеннән”,-диде Тынычлык бистәсеннән килгән кардәшебез Сәлимә Хөсәенова да.
Ә бит мондый куанычлы хисләре белән уртаклашучыларның барысын да әйтеп-сөйләп, язып бетерерлек кенәмени?! Әйе шул, шөкер, ул көнне бу залда җыелган асыл хатын-кызларыбыз чыннан да гөл бакчаларын хәтерләтерлек иде. Өстебездәге пакьлегебез ап-ак яулык-шәлләребез, затлы матур күлмәкләребез белән генә түгел, күңелләребездәге иң изге теләк-уйларыбыз, бергә бердәм януларыбызның яктылыгыннан да иде.
“Ярдәм” мәчетебез хәзер үтә дә мөһим чараларыбыз – җыеннарыбыз үзәгенә әверелде. Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы корылтаеның хисап-сайлау корылтаеның нәкъ биредә уздырылуы ямь өстенә ямь булды гына түгел, бу корылтай оешмабызны өр-яңа баскычка күтәрде, киң җәмәгатьчелектә яңача танылу яулады диясе килә. 102 делегат чакырылса да, алар 108 кеше булып теркәлде. Араларында - танылган галимнәр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре. Көн тәртибендәге мәсьәләләр һәр кайсыбызга кагыла, барчаларыбызны уртага салып киңәшләшергә, чишү юлларын билгеләргә чакыра торган шул. Менә алар:
-Ксенофобия, расачылык, динара, милләтара татулыкны җимерү гамәлләренә каршы тору;
-халыклар дуслыгын ныгытуга, мәдәниятләрне баетуга юнәлдерелгән чараларны уздыру;
-милли рухта һәм традицияләр нигезендә яшь буынны тәрбияләү максатыннан һәм рухи кыйммәтләрне үстерү йөзеннән, татар гаиләсенең һәм өлкән буынның ролен көчәйтү;
-мәчетләрдә социаль эшне активлаштыру; гаилә кору үзәкләрен ачу; шәҗәрә һәм васыятьнамә системасын кайтару максатыннан, фәнни җыеннар, бәйгеләр оештыру...
“Мөслимә”не 1995 елда оештырган, аны даими җитәкләүче остазбикә, журналист, мөхәррир Әлмира Әдиатуллинаның башкарган эшләре бихисап булса да, ул нибары 5 минутлык чыгыш ясады.
-Без, мөслимәләр, җәмгыятебезне савыктыруда, киләчәк буынны әхлаклы, иманлы, халкыбызның чын асыллары итеп тәрбияләүдә бергә кулга-кул тотынып эшләсәк кенә Хак Тәгалә киң юлларын, бәхет юлын тагын да киңрәк ачар, иншә Аллаһ,-диде ул. -Тормыш мине зур сынаулар алдында калдырды. Әмма Раббыбыз түземлек һәм сабырлык бирде. Шөкер, бүген без менә нинди бәхетлеләр! Әле җиңнәребезне тагын да сызганыбрак илебез-җиребезне ямьләү, милләтебезне, җөмһүриятебезне данлау юлларын билгелибез.
“Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов корылтауга килүчеләрне котлап, Әлмира Әдиатуллинага Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Халкыбызга кылган хезмәтләрегездән, тырышлык вә батырлык үрнәге күрсәтүләрегездән чыгып, Сезне нәкъ менә Мөхлисә Бубый дәвамчысы, гасыр абыстае, дип атый алабыз,-диде Илдар хәзрәт.
-Бу җыелыш турында ишетүгә бик сөенеп килдем,-дип башлады сүзен Мансур хәзрәт Җәләлетдин.-Әлмира апаны 80 нче еллардан бирле беләм. “Мәрҗани” мәчете идән астында Рәшидә абыстай, Нурҗамал, Разыя апалардан беренче Коръән сүрәләрен өйрәнергә йөри башлавыннан алып, бүгенгәчә нинди генә олы-олы хезмәтләре белән сокландырмый ул! Рәхмәт Сезгә! Ирләр күтәрелмәгәндә, сез, хатын-кызлар, башлап йөрдегез. Кешеләрне дингә, иман юлына өндисез, яңа буыннарны изге юлга тартасыз. Таза орлыклар чәчтегез, уңышларыбыз бар. Мин Сезне беркайчан да ташламыйм, Әлмира апа. Берүк эшлә генә, көчләрең мәңге ташып торсын! Син оста дипломат, һәр ниятең-гамәлеңне чишүдә дөрес эшлисең. Урамда бугаз киереп кычкыру гына түгел әле ул җиңү яулау. Олы сабырлык, тынычлык белән белән генә ирешергә кирәк максатларга!
Казан мэриясе хезмәткәре Гөлназ Исмәгыйлева да нәкъ шул фикерне куәтләде:
-Бу стиль Сезнең талантка кагыла. Рәхмәтләр яусын да, куйган планнарыгыз тормышка ашсын,-диде.
-Бу җыелыш, күзгә-күз карашып киңәшләшүебез – бәйрәм шул. Тормыш биргән бүләкне киләсе буыннарга җиткерүдә, илаһи белемнәрне балалар, оныкларга тапшыруда шушылай бергәләп эшлик. Мөхлисә Бубый чылбырын өзмичә саклыйк. Халкыбызның гаҗәеп йолалары булган бит. Әйтик, кунак каршылауны гына алыйк: өйгә кем генә кайчан гына кермәсен, олы кыз урындык куйган һәм мендәр салган. Яки никах, исем кушу йолаларын исебездән чыгармыйк. Күңел өзлегүе булмасын. Тыйнаклык әйбәт ул, тик артык тыйнак булу да ярамый. Хыялларыбызга йөгән салмыйк.
“Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың бу ифрат олпат фикерләре белән кем генә килешмәс икән!
Танылган галимә Альба Мәхмүтова корылтайга бүләк итеп, үзенең “Гаилә – милләт нигезе” дигән 2 томлык китабын алып килгән. “Тәрбия бишектән алып үлгәнчегә кадәр булырга тиеш. Ана тәрбиясе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнекеннән кала, остазларныкыннан өстенрәк”,-диде галимә.
-Сезләрне күрүгә терелдем бит, Аллаһының рәхмәте! Шөкерләремне укып утырам. Менә бит хәзер без ничек күп! 3-5 хатын-кыз качып-посып өйрәтә башлаган идек халыкны намазга. Бүгенгене күз алдына да китерә алмаган идек бит, җан кисәкләрем! Берүк шушылай Аллаһының арканына ябышыгыз, шушы баудан аерылмагыз. Аллаһы Тәгалә безләргә акыл, күз, тел бирде; бөтен әгъзаларны таза кылды, гыйбадәт кылырга Коръән бирде. Инде сәҗдәдә булыйк, газиз кардәшләрем!
Рәшидә абыстайның бу кәлимәләре күңелләребезгә шифалы яңгыр булып яуды. Аңа үзе кебек үк чиксез шөкераналар кылып, чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.
Галимә Резеда Сафиуллинаның ялкынлы чыгышы да барчаларыбызны дулкынландырды, уйланырга мәҗбүр итте.
-Шушы хәтле асыл гүзәл затларыбызны җыйгансыз, сезләрне күрүгә гөлбакчасына кергәндәй хис иттем үземне. Менә ничек туплана беләбез бит, кулларны - кулларга, иңнәрне - иңнәргә куябыз, үзебезне нинди көч икәнлегебезне тоябыз һәм күрәбез бу җыенда. Эшебез бихисап, телебез сагында торабыз. Беренче нәүбәттә, Аналар саклаучы булсын туган телебезне. Һәр кайсыбыз чын мәгънәсендә үзенең шәхси өлешен кертсен бу изге эштә. Ислам университетында без хәзер мөселман журналистларын әзерләү белән шөгыльләнәбез. 30-31 мартта “Илаһи моң” дигән мөнәҗәтләр фестивален уздырабыз. Килегез. Халкыбызның көчле иҗат җимешләрен күреп, без шаккаттык. Кайлардан гына, кемнәр генә җибәрмәгән үзенең мөнәҗәтләрен. Каһарманлык эшен башкаручы Илдар хәзрәт, Мәликә абыстай, Рәшидә абыстай, Әлмира апабыз кебекләр булуына шатланып, олуг рәхмәтләребезне әйтәм.
Казан шәһәр ДУМАсы депутаты, 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия ханым Хәмидуллинаның күркәм эшләре турында барыбыз да белеп, ишетеп торабыз. Аңа күңелләребез түреннән чыккан чиксез рәхмәтләребезне яудырабыз. Кырык эшен ташлап, соңарып булса да, килде ул безнең корылтайга һәм өр-яңа мәгълүматлары, гаҗәеп эчтәлекле чыгышы белән күзләребездән кайнар яшь тамчылары чыгарды.
-Гимназиябездә – 600 бала. Мөселманнар гаиләсеннән дә, руслар да, керәшеннәр дә бар. Инде 120 балага балалар бакчасы оештырдык чын милли тәрбия һәм укыту программасы белән,-диде ул.
Бала тәрбияләү – хатын-кызның изге бурычы. Ә 20 нче гасыр аңа руль тоттырды, тәмәке, аракы бирде, чалбар кидерде. Дөрес, динебездә әйткәнчә, өстеңдә – Европа костюмы, ә кальбеңдә ислам булсын дигән. Дөньяви белемле булырга өндәгән. Мәрҗани, Исхакыйлар рәсем ясауны хәрам диючеләрнең балаларны нинди фаҗигагә төшерүләре хакында әйткәннәр. Бигрәк тә улларыбызның төрле секталарга кереп, төрмәләргә эләгүе, югары суд залларына йөреп, аларны коткаруларына мисаллар китерелде биредә.
“Ата-ананың туган телне белмәве – баланың язмышын бозуда иң аянычлысы,-диде адвокат. - Әби-бабай тәрбиясе алган бала төрмәгә эләкми. Динне, галимнәребезнең чын тәгълиматын өйрәтик киләчәк буынга. Төркиядә, Гарәбстанда шул халыклар киемен киеп, белем алып кайткан балаларыбызга гореф-гадәтләребезне төшендерик, үзебезнең асыл киемнәребез беркемнекеннән дә ким түгеллеген күрсәтик. Тәкъдимем бар: Иж-Бубыйдагы музейны тиешле дәрәҗәгә күтәрик, Бубый фондын оештырыйк”.
Сәйдә Аппакова менә шундый җитди тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.
Оешмабыз активисты Сиринә әтисенең васыятьнамәсен укыды. Гаҗәеп актуаль эчтәлекле бу васыятьнамә “Мөслимә”дә тулысынча басылыр, дип көтелә.
Роза абыстай Мортазина һәм тагын берничә делегат “Мөслимә” иҗтимагый оешмасын бөтен Россия күләменә күтәрик дигән тәкъдим белән чыктылар. Ул исә бертавыштан кабул ителде. Корылтайның резолюция проекты да бердәм рәвештә кабул булды.
“Мөслимә”нең рәисе итеп яңадан Әлмира апа Әдиатуллина сайланды. Рәшидә абыстайның изге догасы белән корылтаебыз үз эшен төгәлләде.
Мөслимә ШӘФЫЙК