Әнә, күпердән Борис Всеволодович Громов – 40 нчы Армиянең командиры күренде. Ул: "Хуш, Әфганстан!”-дип кулын болгый. Моторлар гүли. Әле дә аптырап торам. Мәскәүдән килгән зур хәрби җитәкчеләр белән исәнләшүенә карап алдым да, янына йөгереп барып, беренче булып, әңгәмәне үзем алдым. "Татар егетләрен беләм, Татарстанга – аналарга күп сәлам тапшырыгыз”,-диде ул. Аннары мин тагын: "Уллары һәлак булган аналарга нәрсә дияр идегез?”-дип сорадым. Ул минем блокнотыма "Крепитесь. У Вас так много хороших сыновей. Все мы ваши дети»,-диде дә, кулын куйды. Мин аңа рәхмәтемне белдереп, якташларымны эзләүне дәвам иттем. Аннары ком дәръясындагы «могильник»ка бардык. Бер БТРга сикереп мендем. Карыйм, күз карасы кадәр җирдә ватык техника. Уртада диярлек, зур печән эскерте, фермасында - өелгән тишек каскалар. Йә, Раббым, солдат "башлары” бит болар! Кабатланмасын иде мондый сугышлар.
Бу хәлләргә чирек гасыр вакыт узган, кай арада узган.
Быел Казандагы "Корстон” бинасында әфганчыларны җыйдылар. Шунда бер түрә СССР таралды, боларга игътибар булмады, дигәнрәк сүз әйтте. Мин моны бик авыр кабул иттем. Фидакарь затлар таралмады, аларның хәлен җиңеләйтергә тырышучылар булды һәм бар.
Без Татарстанда әфганнарның өчме, дүртме слетын үткәрдек. Аларга фатир алуда ярдәм итәргә үзем дә бер заводка барып йөрдем. Алар фатирлы булды. Берничә еллар буена "Әфганчылар советы”нда булдым.
Чехов урамында әфганнар өчен йорт төзергә дип җир алдык һәм ул төзелде.
Анда алар яшиләр. Әмма шактые инде бакыйлыкка күчте. Аларның ташламаларын да бетерделәр. Монысы бигрәкләр дә аяныч инде!
Без бервакытны аларны җыйдык. Тик аларның сагыш-кайгыларын юа торган әмәлләр юк шул.
Узган җомгада Муса Җәлил музей-фатирына әфганнар турында сөйләргә чакырганнар иде. Андагы очрашуга укучылар килгән иде. Музей мөдире Назирә Газиз кызы Фәттахова бәйнә-бәйнә аңлатып, очрашуны алып барды.
Очрашуга халык депутаты, шагыйрь Разил Исмәгыйль улы Вәлиев тә чакырылган иде. 1985 елда ул да Әфганстанга барган иде, тәэсирләре белән уртаклашты.
Мин, үз чиратымда, әфганнарның ташламалары кайтарылырга тиеш диюемә, Разил Вәлиев: "Кичә әфганнар белән бергә "Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда бу уңайдан республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать кабул иттек”,-диде.
Уңай хәл ителсен, ил бурычын үтәгәннәр каңгырып йөрмәсеннәр иде инде.
Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, җәмәгать эшлеклесе