"Лоринг тайминг” ассоциациясе директоры, Хәрби-һава көчләренең 1994 елда ябылган аэродромында ел саен мотоциклчы-экстремалларның ярышын оештыручы Тим Келли: "Беркемнең дә Билл казанышларын кабатлау яки шундый ук класслы мотоузышчы булу хәленнән килми”,-дип белдергән.
Келлиның әйтүенчә, Уорнер 2011 елда үзенең яңартылган мотоциклында 2,4 километр араны сәгатенә 500 чакрым тизлектә барып, дөнья рекорды куйган иде. Хәзер исә Биллга 1,6 чакрымны узу мөмкин булды, дип тәгаенләгән Келли.