Әлеге кардәшебез үзе бер дөнья дисәк тә хата булмас. Мин аны Казанда чактан ук беләм. Шигырьләрен “Мөслимә” газетасында бастыруыбыз исемдә.
Фәнис гел алга, гыйлемгә омтылды. Шигырьләре дә әдәп-әхлаклы булырга, шәригатебезчә яшәргә өндәү-чакыру белән аерылып торды. Раббыбызның рәхмәте белән уе-фигыле хакыйкый гаделлек белән сугарылган егет Төркиядә укыды. Кония каласындагы хокук факультетында укуын тәмамлады.
Хәзерге вакытта Анталиядә адвокат-юрист булып эшли, хокук фәннәре кандидаты. Быелгы май аенда үзе кебек тынгысыз, җаннары-тәннәре игелек белән сугарылган Илнур Гыйлаҗев, Фәнис Зыялы, Илгиз Лотфуллин, Айдар Хәйретдинов, Алсу Гыйлаҗева, Лидия Лотфуллина “Мирас. Казан татар төркиләре ярдәмләшүе” оешмасын төзегәннәр.
17 майда мондагы татарларны җыеп, оешманы ачып, эшләтеп җибәргәннәр. Оешма теркәлгән. Теркәлгән көнне үк 7 гаиләгә ярдәм пакетлары таратылган. Максатлары – бирегә килгән милләттәшләргә ярдәм итү. Телебезне оныттырмас өчен балаларга дәресләр бирү, балалар бакчасы һәм мәдрәсә ачу уе, нияте белән янып йөриләр. Әлеге оешмада хокукый ярдәм күрсәтү, виза һәм ватандашлык эшләрендә дә булышу каралган. Тагын да әһәмиятлесе шуннан гыйбарәт: Ак диңгез буендагы татарларны бер түбә астына җыю.
Без әлеге фидакарьләргә уңышлар телибез. Инде Фәнис Зыялының шәхси тормышы белән дә кызыксындык. Ул үзе Арча районындагы Өчиле авылыннан. Ул безне эзләп, Габделвахит яши торган йорт фатирына килгән иде. Казан хәлләрен сөйләшкәннән соң, күңелдә күп сораулар туды. Күп тә узмады, ул безне үз өйләренә кунакка чакырды.
Габделвахит әфәнде үз машинасында безне, ягъни Хурия ханым, Сиринә Исмәгыйль кызын һәм мине утыртып, алар өенә алып китте. Кониядә Себер татарларының Бөгределик исемле авылы бар икән. Фәнис шул авылның Мөшфика Бану исемле кызына өйләнгән, алар ике бала үстерә. Бөгределик авылы татарлары 1908 елда Омск каласы янындагы авыллардан күчеп килгәннәр. Хәзерге вакытта биредә якынча 300 хуҗалык бар. Моның яртысы Европа илләрендә яши. 70-80 гаилә Кония каласында көн күрә. Җәйләрендә мондагы халык үз авылына кайта. Алар биредә туйлар, җыеннар, Коръән ашлары үткәрәләр. Лаеклы ялга чыккан Себер татарлары авылга кайтып яши. Халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылның 100 еллыгын үткәргәннән соң, Татарстаннан тарихчылар, журналистлар килгәннәр, бу сала турында күп язмалар басылып чыккан. Язучы Фәүзия Бәйрәмова килеп, авылга нигез салган Әбдрәшит Ибраһим турында мәгълүмат җыеп киткән.
Фәнис үзе шигырьләр яза, китабы да басылып чыккан. Хәзер ул икенче китабын басмага әзерли. Аның шигырьләрендә милләтне дингә өндәү бар, туган телгә хөрмәт, аны ярату бар.
Фәниснең әтисе Фәрхәт Зыятов – Татарстанның атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул “Тукай Өчиледә” дигән китап авторы. Ә әнисе Мәрьям Зыятова лаеклы ялга чыкканнан соң, авыл балаларын мәчеткә җыеп, Коръән, намаз укырга өйрәтә. Ул Коръән уку бәйгеләренә шәкертләр әзерли. Чәчәкләр ярата, аларны үстерә. Абыйсы Айрат Зыятов лауреат исемен алган курайчы, ул дөнья халык әкиятләрен шигьри юлларга салып, авыл укытучылары белән аны сәхнәләштерә.
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Анталия сәүдәгәрләренә Татарстанны танытканда, Фәнис Зыялы курайда “Арча көе”н башкарган. Фәниснең хатыны Мөшфика Бану – рәссамчы. Аның эшләреннән күргәзмә дә төзелгән. Безнең бу язмабызда аның иҗади эшләреннән “Сөембикә”не дә күрерсез. 14 яшьлек кызлары Зифа Рәйхан исемле. Зифа Басыйрова хөрмәтенә кушканнар. Уллары Туфанга – 8 яшь.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе