“Европадагы мөселманнарның ел китабы”ның “Россиядә” бүлеген якташыбыз Э.Әхмәтова язды

Нидерландларның “Брилл” нәшриятында 2015 ел өчен “Yearbook of Muslims in Europe” (Европадагы мөселманнарның ел китабы) дигән җыентык нәшер ителде. Анда бөтен Европа илләре буенча күзәтү ясала. Бүгенге көндә 8 басма дөнья күргән.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 09

Җыентыкның Россиягә кагылышлы өлешен якташыбыз, үз вакытында Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләр факультетын тәмамлаган галимә Эльмира Әхмәтова язган.

Ул - хәзерге вакытта Малайзиядагы халыкара Ислам университетында Тарих кафедрасы мөдире. Тарих фәннәре докторы. Докторлык эшен “Россиядә панисламизм хәрәкәте” темасына язып яклаган. Эльмира Әхмәтова “Европадагы мөселманнарның ел китабы”н нәшер итү эшенә докторлык диссертациясен язган вакытта редколлегия тарафыннан чакырылган. Аңарчы галимәнең илдә барган, мөселманнарга кагылышлы вакыйгалар буенча шактый мәкаләләре басылган булган. 2013 елда “Islam in Russia” (Россиядә Ислам”) дигән китабы нәшер ителгән.

> “Европадагы мөселманнарның ел китабы”ның “Россиядә” бүлеге

“Һәр елда без, бөтен Европа илләреннән булган галимнәр, исламга һәм мөселманнарга кагылышлы булган сәяси, икътисади, кеше хокуклары, мәдәни һәм дини вакыйгаларга күзәтү ясыйбыз. Шул ук вакытта илдәге исламофобия дәрәҗәсе һәм расизм күренешләре, закон бозулар һәм мөселманнарны хаксызга кыерсыту мәсәләләре күтәрелә. Хәләл, мөселман зираты, намаз уку мөмкинчелекләре һәм ислам финансы мәсәләләре дә урын ала”, - дип хәбәр итте галимә “Европадагы мөселманнарның ел китабы”ның эчтәлеге турында.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе