Габдулла хәзрәт 1983 елда Бохарадагы «Мир-Араб» мәдрәсәсен һәм 1987 елда "Әл-Бохари» исемендәге Ташкент ислам институтын тәмамлый. 1987-1990 елларда «Мәрҗани» мәчетендә, 1990 нан «Нурулла» мәчетендә имам-хатиб. 1992-1998 елларда мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, бер үк вакытта 1993-1996 да Россия мөселманнарының югары координацион үзәге рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәистәше (1996-1998), 1996-1999 да «Өмет» иҗтимагый-сәяси хәрәкәте рәисе булды.
Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин исә 1993-1995 елларда Россия Үзәк Диния нәзарәтенең Татарстандагы мөфтие булып торды. Хәзерге вакытта ул Яшел Үзән мөселманнары имам-мөхтәсибе вазифасын башкара.
"Солтан” мәчете имам-хатибы Камил хәзрәт Бикчәнтәев, ялгышмасам, инде ике тапкыр үзенең кандидатурасын мөфтилеккә чыгарган иде, әмма аңа мөфти булу насыйп түгел иде, күрәсең.
Күп дини китаплар авторы Җәлил хәзрәт Фазлыев 2006, 2010 елларда Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые итеп сайланды һәм бу вазифаны ул бүгенгәчә алып бара.
"Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов күренекле хәзрәтләргә гыйбадәтханәне күрсәтте, аннары алар янына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, салым җитәкчесе Марат Сафиуллин да килеп кушылды, алар белән бер өстәл артында тәмле ризыклардан авыз итте. Бу хәзрәтләр моннан җиде көн алдан вафат булган Татарстан Диния нәзарәтенең элекке мәгариф җитәкчесе Рәфкать хаҗи Насыйбуллинны, Әхмәтзәки хәзрәтне, шәрәфле баш казый Габделхак хәзрәт Саматовны, Шамил хәзрәт Исхаковны һәм башка күренекле имамнарны искә алдылар, хатирәләре белән уртаклаштылар. Вафат булган күренекле хәзрәтләр турында китап чыгарырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Бу очрашуда иң кадерле вә ләззәтле сүзне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте. Ул: "Мөхтәрәм, җәмәгать! Коръән укырга кирәк",-дигән киңәшен бирде.
Хатыйп ГӘРӘЙ