2014 Фев 12
Казандагы Халыклар Дуслыгы йортында Ираннан килгән музыкантларның, алар уйнаган уен коралларының төрле төсмерләргә күмелеп яңгыравын халык бик тә яратты. Музыка яңгырашында - Иран авазы, аларның дәвамчылыгы, фәлсәфилеге һәм тарихы. Ул һәр күңелне тарих чоңгылына юнәлтте. Тын да алмыйча, кешеләр моң дәръясында тибрәлде.
Безгә рухи хәятне доктор Абдулхөсәен Мөхтабад үзенең "Саба” ансамбле белән бергә үткәргән концертта бүләк итте. Бу доктор Иранның төньягындагы Сари каласында 1966 елда туган. Ул әлеге илнең фарсы классигы һәм халык музыкасы өлкәсендә күренекле вә хөрмәтле җырчысы һәм композиторы. Ул Тәһран университетының социология факультетында укыган, бакалавр дәрәҗәсе алган. Аннары Канаданың Оттава шәһәрендә музыка институтында белем алган. Бөек Британиянең Голд Смит университетында композиторы һәм башкаручы буларак, музыка юнәлешендә фән кандидаты дәрәҗәсен алуга ирешкән. Соңрак "Инглиз теле” белгечлеге буенча бакалавриат тәмамлаган. Аның иҗади эшчәнлеге дигәндә, ул 24 альбом чыгарган. Бу җырчының концерты да 30дан артык илдә узган.
Доктор Сәет Абдулхөсәен Мөхтабад концертында төрле коралларда уйнаучы музыка белгечләре – үзләре бер олы хәзинә. Тар, сантур, уд, даф, камәнчә, томбак уен коралларында Иранның, фарсыларның халык авазын - борыңгылыкның җан авазын ишеттерделәр.
Беләсезме, кардәшләрем, әлеге уен коралларын булдыруда тут, чикләвек агачы, әстерхан чикләвеге агачы, чаган агачлары да кулланылган, алар яңа яңгыраш алган. Ә даф дигән уен коралын ясауда сыер, сарык, кәҗә, бозау, дөя тиреләре файдаланылган. Бу да халык үзенчәлеге, анда гадилек һәм табигыйлык чагыла бит!
Без дә барыйк Иранга һәм алар да безгә килсеннәр. Элемтәләр, дуслык күперләре ныгысын. Татарстаныбыз җирдә тынычлыкны, динара, милләтара дуслыкны саклауда үрнәк булса иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе