Мөхлисә Бубыйның тууына – 145 ел
Мөслимә Бубый варислары
Кемне иң көчле булуы шатландыра, шул Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәллек кылсын.
Хәдис
Күрешүләрне бу юлы да дулкынланып көтеп алдык. Һәр вакыйганың, һәр чараның кабатланмас шатлыгы, мәшәкате вә куанычлы нәтиҗәләре була. Казанга төрле төбәкләрдән килгән кызлар һәм егетләр үзләренә күңел җылысы, туганлык мөнәсәбәтләренең кадерен, яшәү-эшләүнең дәртен аңлап, милли якынлыкны, татар гаиләләрен үз итеп, бергәлекне мәңге юлдаш итеп алып китәләр. Алар Казанның бик күп тарихи, мираси, ядкәри урыннарында булалар. Ятимнәр, балалар бакчаларында очрашулар да үткәрелә.
Тарихи Иске Татар бистәсе зыяратында җыештыру эшләрен дә башкаралар, кабер әһелләрен дә сөендерәләр.
Бу кадәрле эш-гамәлне Казандагы “Идел” Яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафинаның һәм аның хезмәттәшләре фидакарьлеге дип бәяләргә кирәк. Мин әлеге яшь җитәкчеләрнең уңай эшләренә куанам. Алар башка яшьләргә үрнәк булып тора. “Идел” Яшьләр үзәгенә мине берничә ел инде остазбикә итеп чакыралар. Берсендә Мөсфирә абыстай Хафизова белән икәү идек (рухы шат булсын). Ләйсән Сафина төрле төбәкләрдән килгәннәрнең барчасы белән дә уртак телне таба белә. Әйтсәм әйтим инде. Килгәннәрнең һәрберсенә – әңгәмәдәшенең күңеленә самими, ихласи, хикмәти җепселләр сузыла.
Бу үзәкнең яшьләр белән 8 нче фестивалендә очрашулары-аралашулары тагын да дәртлерәк булып үтә.
Әлеге фестивальдә халкыбызның мирасын, тарихын, нәсел-нәсәбеңне белү, үз-үзеңне танып белү зарурлыгы да ассызыкланды. Җыр-моң мөнәҗәтләре – халкыбызның мәңгелек юлдашы. Бу җәһәттән, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм мөнәҗәтләр башкару остасы Ильяс Халиков чакырылган иде. Миңгол Галиевнең Россиядә 500 ләп укучысы бар. Биредә дә ул егетләр арасындагы җырчыларга мастер-класс уздырды. Ә Ильяс Халиковның мөнәҗәтләре уйлата, үз-үзеңне аңлауга этәрә.
Быел да галимнәр белән очрашуларны яшьләр көтеп алды. Анда “Фестиваль авазы» дигән газета да чыгарылды. Аны башкару өчен каләмдәшем Римма Гатина җаваплы иде. Биредә Казан, Татарстан кызлары да күркәм һәм гүзәлләрнең гүзәле иде. Фестивальнең үтә дә самими, үзара олы хөрмәт, аңлашу, бер җәмәгать булып туплануы “Идел” Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина, яшьләр белән эшләү белгечләренең тырышлыгы нәтиҗәсе дип бәяләнә. Аларга бихисап күп чаралар үткәрүдә иш-кәндәш юк. Үзәк олы бер компосны хәтерләтә. Төгәл таләпләр һәм аларны кичектергесез үтәүләр. Болар зур кыюлык һәм тәвәккәллек таләп итә. Ләйсән Сафина бу чараны уздыруда да батырлык үрнәкләре күрсәтте.
Ислам кыйммәтләре аңлатылган бу Мөселман яшьләре фестивале киләчәктә дә булыр, иншә Аллаһ.
Фестивальнең җитәкчесе Ләйсән Сафина тарихыбызда - ислам дөньясында бердәнбер мөселман хатын-кызы, казыя Мөхлисә Бубый эшен дәвам итүчеләрнең берсе. Аның эш-гамәлләре белән сезне киләчәктә дә таныштырып барырбыз, иншә Аллаһ.
Әлмира ҺӘДИЯ