Казандагы Россия Ислам институтында инде бишенче мәртәбә «Татарстанда ислам тарихы һәм мәдәнияте» дигән Саматов укулары булып узды. Аны Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте белән РИИ үткәрде.
Әлеге фәнни-гамәли конференцияне Татарстан мөфтиенең белем бирү һәм фән буенча урынбасары, Россия Ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды. Бирегә килүчеләрне Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.
Габделхак хәзрәтнең олы улы, Ханты-Манси автономия округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов әтисе хакында сөйләде. Ул әтисенең үтә дә ихласлы, гадел булуы турында бәян кылды. “Әтием – ул минем остазым да, төптән динне белүче дә иде. Әти ахирәт көне өчен дә әзерләнде”,-диде Таһир хәзрәт.
Габделхак хәзрәтнең икенче улы Хәлил хәзрәт тә үзенең иң ихлас сүзләрен әйтте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Габделхак хәзрәттән һәм аның кебек хәзрәтләрдән үрнәк алырга чакырды. Камил хәзрәт аннары Мәскәү каласы мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановка “Рухи мирас” дигән бүләк тапшырды. Әлбир хәзрәт исә үзенең ислам диненә килүендә Габделхак хәзрәтнең зур өлеше булуын әйтте. Аның: “Үзебезнең мишәр малае икәнсең. Казанга укырга кил”,-дип чакыруы турында сөйләде. Әлбир хәзрәт Габделхак Саматовның чакыруына җавап йөзеннән, Казанга килә һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсендә белем алу бәхетенә ирешә.
Чыгышының ахырында Әлбир хәзрәт үзенең хезмәтен югары бәяләгәннәре өчен Татарстан мөфтиенә олуг рәхмәтләрен ирештерде.
Татарстан мөселманнары Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең Габделхак хәзрәт белән Киров өлкәсенең Көлмәз бистәсендә һәм 1992 елда Балтачта мәчет ачылу тантаналарында катнашуын сөйләде.
Тарих фәннәре докторы, профессор, заманыбызның акыл иясе Ринат Нәбиев: “Габделхак хәзрәт белән бергә эшләдек. Тарихта аның мөһим урыны бар. Традицияләрне саклаучы иде ул. Аның белән фикер алышуы үзе бер рухи ләззәт иде. Габделхак хәзрәт мәгърифәтче, дәгъватчы буларак та, безләргә үрнәк иде”,-диде.
Әлеге хәзрәтнең халыкчан имам булуы хакында Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин тәфсилләп сөйләде. Каләмдәшем Вәсилә Рәхимова да хәзрәтнең халыкка бик якын имам булуын ассызыклады. Буа каласы мәдрәсәсе директоры, тарих фәннәре кандидаты, өметле яшь галимебез Рәшит Маликов “Буа шәһәренең совет чоры муллалары” хакында бәян кылды. Төрле чор – дәһшәтле елларны кичергән әлеге калада муллалар белән бергә Рәхимә, Фәһимә кебек фидакарь абыстайлар да динебез нигезләрен аңлатудан туктамаган. Шулар турында да әйтеп узды яшь галим.
Хатип дигән кардәшебез үзенең Габделхак хәзрәт белән бергә эшләгән елларын искә төшереп, 6-7 яшьлек чагында ук анда мөэзиннәр гыйлеме булуын ассызыклады. “Габделхак хәзрәт мәңге онытылмас илаһият белгече иде”,-дип тә өстәде Хатип хәзрәт. Аның сүзләрен мөгаллим Әхмәт хәзрәт Сабиров куәтләп: “Габделхак хәзрәт – мәгариф системасына нигез салучы. Дин тәрбиясе белән гаиләсен булдырган, балалар тәрбияләгән. Дин юлын, Кыямәт көне киләсен онытмаган. Чистайда беренче мәдрәсә төзегән. 1993 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе кабаттан ачылгач, Габделхак хәзрәт Саматов анда төп белгеч булган”,-дип сөйләде. Яшь, өметле галимнәребез кат-кат аның мирасын өйрәнерләр һәм үзләреннән соң килүчеләргә дә тапшырырлар, иншә Аллаһ! Минем моңа бик ышанасым килә.
Безнең “Мөселман хатын-кызлары берлеге” төзелгән көннәрдән алып (1995), Габделхак хәзрәт Саматов белән гел киңәшләшә идек. “Мәрҗани”, “Нурулла” мәчетләрендә бәйрәм очрашулары, сорауларга җаваплар бирү кичәләре уздыруыбыз күңелдә яңарды. Остазның рухы шат, җаны рәхәттә булса иде (бу теләкне Габделхак хәзрәт гел әйтә иде, хәзер үзем дә шулай дим).
Газиз дин кардәшләрем! Догадан калдырмасак иде без аларны.
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм мәчете”