Дүрт мөфти үстергән абыстай

Гасыр абыстае, 4 мөфти үстергән Рәшидә Габдулла кызы Исхакыйның гомер чылбырын ялгаучы булып, 9 һәм 0 саны өстәлде.

БӘЙЛЕ
2014 Июл 22

Гасыр абыстае, 4 мөфти үстергән Рәшидә Габдулла кызы Исхакыйның гомер чылбырын ялгаучы булып, 9 һәм 0 саны өстәлде. Дөрес, аны әйтүгә остазыбыз үзе бик сак килде. “Риядән булмасын инде”,-дия иде ул, шөбһәләнеп. Шик-шөбһәгә урын булмас, Аллаһы боерса!

Әйе, олы хөрмәтнең таҗы – 90 яшь тулу көннәренең Рамазан аена туры килүе үзе үк бер хикмәт, ләбаса.

Бу уңайдан, Рәшидә абыстайның балалары Петровск бистәсендәге мәчет тирмәсендә ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Аны остазбикәнең озак еллар буена Татарстан мөфтие булган улы Госман хәзрәт Исхакый ачып җибәрде. Ул бик тәфсилләп, аналар хәленә тукталды. Әгәр дә ана кешенең имани нәсел җепселләре нык булса, ул сүсәрмичә, балаларына һәм оныкларына да күчә. Бу җәһәттән, Рәшидә абыстай заманының иҗтимагый яңгырашында үз урынын тапкан һәм үзендә дәлилләгән олы шәхес – гасыр каһарманы.

Рәшидә абыстай хакында күп сөйләргә, күп язарга мөмкин. Яздык та, сөйләдек тә. Үсеп килүче буын динебез үсешен дәвам итүчеләр дә әлеге остазбикәгә битараф вә ваемсыз булмаслар. Аның бит меңәрләгән шәкерте, аларның нәсел-ыруы бар. Алар да остазбикә исемен югары тотарлар.
Ифтарда Госман хәзрәт, Сөләйман хәзрәт һәм башка хәзрәтләр дә ураза, кардәшлек вә бергәлек, үзара ярдәмләшү, Рамазан ае фазыйләтләре, Кадер кичәсе хакында сөйләүләре һәр калебкә шифа булып ягылды.

Рәшидә абыстай хакында сөйләргә, рәхмәтләрен җиткерергә теләүчеләр күп иде. Миллион тираж белән басылган “Намаз уку тәртибе” китабы гына да мөселманнарга чагыштыргысыз мисал вә дәлил.

Остазбикәбез – бу гасырның мөселман хатын-кызлары галәме мөнбәрендәге ханбикәбез. Ул тагын 4 мөфтине – улы Госман хәзрәт Исхакыйны, кияүләре Габдулла хәзрәт Галиулланы, Сөләйман хәзрәт Зариповны, Исмәгыйль хәзрәт Шәңгәрәевне һәм тагын күп хәзрәтләрне тәрбияләгән олуг ана да. Рәшидә абыстайга ныклы сәламәтлек, хәерле зиһен телибез. Ул безнең киңәшчебез дә, рухи анабыз да!

Әлмира ҺӘДИЯ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Мәрхәмәтле йөрәк өчен” орденлы җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете хезмәткәре


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе