Трамвайны Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы татарлаштырган. Проектның максаты – милли мәдәнияткә һәм халык гореф-гадәтләренә игътибар җәлеп итү.
Татар трамваен ачуда Чиләбе өлкәсе мәдәният министры Алексей Бетехтин, Чиләбе татарлары конгрессы башлыгы Лена Колесникова, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиле Ринат Садриев катнашты.
Беренче көнне халык трамвайда чәк-чәктән авыз итте, Чиләбе җырчыларының татарча музыкасын тыңлады. Трамвай озак вакыт Чиләбе шәһәре урамнары буйлап татарларны күрсәтеп йөриячәк.
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессын депутат Лена Колесникова, өлкә мөфтиятен Ринат хәзрәт Раев җитәкли. Чиләбе конгрессы проектлары төбәктә зур уңыш белән бара.
Александр Долгов