Гаҗәеп бер моңлы кичәдә булдык әле. Сәхнә түрендә чын мөселман дәү әниләре, аларның оныклары белән бергә утырдык. Калеб-күңелләр яктырганнан яктыра барды. Аларның оныклары – биредә һәм башка гимназияләрдә укучы балалар.
Равилә ханым “Без - Алиш оныклары” дигән җырын да сузды, шигырьләр дә сөйләде. Нурзидә, Зәкия, Венера, Фәүзия, Исламия ханымнар оныклары белән осталарча мәшгульлекләрен дәлилләделәр, ягъни сөйләделәр. Сәхнәдә иң сөйкемле, иң акыллы, иң музыкаль, иң зыялы, иң талантлы дәү әниләр дә билгеле булды һәм аларга истәлекле бүләкләр бирелде.
Мине Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе чакырган иде. Аның рәисе Фәрит Мифтахов бирегә килүчеләрнең барысын да бәйрәмнәре белән котлады. Бирегә Казан каласының күп зыялы ханымнары чакырылган иде.
Үзем дә оныкларга шәҗәрәләр, нәсел-нәсәп, ыру бәйләнешен ныгыту хакында сөйләдем. Дәү әниләр өйдә пешереп алып килгән ризыкларга да жюри бәя бирде.
“Ак яулыклы дәү әниләр” дигән бу чара 4 нче гимназия-интернатта уздырылды. Ул Елга аръягы балаларына өстәмә белем бирү үзәгенең Киров районы бүлеге җитәкчесе Мәдинә Хәйруллинаның башлангычы белән үткәрелгән икән. Әлеге гимназия-интернатта татар теле һәм әдәбияты фәнен Рәмзия Садыйкова укыта. Менә нинди фидакарь дусларыбыз бар икән! Шатлык түгелме бу?!
Әлеге чараны бик оста итеп Әнисә Әнәс кызы алып барды. Аны интернат җитәкчесе Марат Фәттиев тә карады һәм тыңлады. Кичәнең күңелле булуы турында әйтте. Биредә безнең күп зыялыларыбыз, милләтпәрвәрләребезнең балалары укыган икән.
Язучы Аяз Гыйлаҗевнең җәмәгате Нәкыя ханым берничә оныгының монда укуын бәян кылды. Биредә милләтебезнең ана телен камил белүче тәүфыйкъ һидәятле, әхлаклы, рухиятле алмашы тәрбияләнә икән, дип сөенеп кайттым. Андагы уеннар вакытында югала барган гореф-гадәтләребезнең кабаттан кайтуына, чулпы чыңының әле чыңлавына ничек сөенмәскә инде.
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчете