Хак Тәгалә һәр эштә йомшак мөгамәлә кылучыны сөя.
Хәдис
Рамазан ае үзенең озын тоелган көннәре һәм күңелгә тынычлык өсти торган тәравих намазлары белән үтеп тә китте. Баштарак ниндидер канәгатьләнү хисләре белән йөрсәм дә, көндәлек гамәлләремдә үзем дә аңлап бетермәгән бушлык барлыкка килүен тоемларга керештем.
Нәрсә соң бу?! Һәр мөселманга тиеш булган олуг фарызларымны үтәгәч, нигә мин тынычлык хисләрендә генә йөзмим? Ә-ә-ә. Шәүвәл аена кердек бит. Аның да 6 көн уразасын тотасы бар бит әле. Димәк, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, иртәгә сәхәргә торырга кирәк! Менә бит эш нәрсәдә булган икән...
Тормыш мәшәкатьләре безне Рамазанда да, Шәүвәл аенда да буш калдырмагандыр инде.
Сәхәр ашларының тәмен татыгач, бик озакка сузмыйча, бакчага йөри торган, таушалып беткән букчамны күтәрдем дә, юлга чыктым...
Көн июль аендагы кебек эссе. Нинди генә фарыз гамәлләр йөген күтәрсәң дә, бакчага килеп җиткәч, кул кушырып кына утырып булмый шул.
Авыз-борыннарымны чишмә сулары белән чайкый-чайкый, ниятләгән эшләремне башкардым да, кайтыр юлга чыктым.
Пәнҗешәмбе көн булса да, ОМикта кеше күп. Һаваның үтә бөркү булуы тынгысызлык хисе тудыра. Янымда утырган телчән күршем белән дә сөйләшерлек хәлем юк. Телем иреннәргә ябыша. ОМикның өске катына. Ачык һавалы җиренә менеп утырсам да, анда да гел кояш, Идел өстендә искән җил дә сизелерлек салкын һава китерми.
Мин моннан да төшеп китеп, күләгәлерәк урын караштырырга булдым. Баскычның уң ягындагы “ОМ катеры”на керә торган, ак төскә буялса да, күп еллар буена хезмәт итүдән таушалып беткән тимер ишекнең күтәрмәсенә (дөресрәге, болдырына) утырырга булдым. Менә, ичмасам, тәннәремә ял!
Идел дулкыннары чыпыр-чыпыр килеп, катерның бортына бәрелә. Көчле булмаса да, салкынча дымлы җил биткә бөркелә. Менә кайда булган икән мин эзләгән урын!..
Бераз хәл кереп, күңелләр күтәрелеп киткәч, Идел өстендә бер-берсен куышып очкан акчарлакларны күзәткәннән соң, “күпне күргән” ишеккә кабат күзем төште. Ә анда, ишекнең аскы киштәсендә, бер чуар таракан (русчасы – божья коровка) бөтерелә. Тимер ишектә аның аяклары да таеп китә. Шул чагында канатларын җәеп, очып китмәкче була, ләкин һавага күтәреләм дигәндә, тәгәрәп китеп, аякларына баса алмыйча, җәфаланып ята. Кызганып куйдым үзен...
Йомшак кына итеп, ОМикка утырыр өчен алган кәгазь билетның бер чите белән чибәр җан иясен аякка бастырдым. Ул көч-хәл белән генә атлап, тимер киштәнең чүпле һәм иске үрмәкүч ояларына чорналып, мендәргә охшап калган калкулыгына барып җитеп, борынын шунда төртте дә тынычланып калды. Әллә йоклап ук киттеме? Бик арыгандыр, күрәсең...
Берәр бакчачының җиләк-җимешле кәрзиненә кунаклап, озын юл узгач, ОМикта төшеп, иреккә чыгу нияте белән йөрүедер аның...
Нинди ирек булсын сиңа монда, мәхлуккәй?! Синең бит күнеккән, яраклашкан мохитең – хуш исле үләннәр, чәчәкләр дөньясы. Ә монда үзенең чүпле почмагы белән ямьсез тимер ишек. Син шунда хәл алырга, мондагы ямьсезлекне күрмәскә, дип борыныңны төрттеңмени?
Шулай шул, чит-ят мохиткә ниндидер сәбәпләр аркасындамы, яисә үз ирегең белән барып юлыксаң да яки үзең яшәгән, туган-үскән җирләреңне башкалар басып алып, үз тәртипләрен урнаштыра башласалар да, синең кебек тынгы тапмыйча, үрсәләнергә туры киләдер...
Ләкин синең болай борыныңны чүп-чар арасына төртеп, колакларыңны ишетмәс, күзләреңне күрмәс итеп котылырга җыенуың белән мин һич тә килешә алмыйм! Ник көрәшмисең? Ник тартышмыйсың? Ник тырмашмыйсың? Канатларың җәеп, очарга омтылгач, зәңгәр күккә күтәрелә алмыйча хәлсезләнеп, таеп киткәнеңне хәтерлим. Димәк, синдә иреккә чыгу, үзеңнең ата-бабаларың бар кылган мохиттә яшәр өчен көрәш дәртең әле сүнеп бетмәгән. Алай булса, мин сиңа ярдәмләшергә әзер!
Мин кесәмдәге кулъяулыгымны алдым да, бик саклык белән генә аның бер як читенә чуар тараканны урнаштырып, йомшак кына итеп төрдем дә, кыска җиңле күлмәгемнең түш кесәсенә (һава кереп торырлык итеп) салып куйдым. Бу халәтең озак дәвам итмәс, борчылма. Менә инде Казаныбызның Елга порты да күренә. Автобуста берничә тукталыш барырбыз да, мин сине үз мохитеңә җибәрермен. Менә, машиналар сирәк йөри торган тынычрак урынга урнашкан матур гына бакча. Биредә төрле биеклектәге агачлар, чәчәкләр һәм кояш нурларында җылынган йомшак җир өстендә куе яшел үлән бар.
Кулъяулыгымны ачып, чуар тараканны зур гына бер яшел яфрак янына куйдым. Мәхлугем каян ул кадәрле көч җыеп өлгергәндер, үзенә саф һава бөркелү белән бер зур яфракка сикерде. Уңга-сулга боргаланды да (бәлки бу аның миңа рәхмәт әйтеп, саубуллашуы булгандыр), чәчәкле үләннәр арасына кереп югалды...
Исән-имин яшә, мәхлугем! Үз кабиләң белән, үз мохитеңдә бәхетле һәм шатлыклы гомер кичер!
P.S. Камка турындагы язмамны тәмамлап бетергәч кенә кулыма очраклы рәвештә биология фәннәре кандидаты Әхмәт Халидовның 1980 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Бөҗәкләр турында хикәяләр" дигән китабы килеп эләкте.
Менә ул нәрсәләр бәян итә безнең "героебыз" турында:
"...Камканың файдалы бөҗәк икәнен хәзер белгечләр яхшы аңлады. Аны агрономнар, бакчачылар, урманчылар хөрмәт итә. Тәҗрибәле бакчачылар коңгызларны чүпләп җыялар да, бакчаларына җибәрәләр.
Әмма камканың да берничә төре зыянлы. Урта Азиядә яшелчә камкасы, Ерак Көнчыгышта бәрәңге камкасы шундыйлардан. Беренчесенең аркасында - 24, икенчесендә 28 кара нокта бар. Безнең якта бу зарарлы бөҗәкләр юк. Сез еш очрата торган камканың аркасында 7 кара ноктасы бар (исеме шуннан алынган: җиде нокталы камка). Бу - арада иң файдалысы. Кайберәүләр өйдәге гөлләрдә үрчи торган үлән бетен бетереп булмый, дип зарлана. Җиде нокталы камканың берничәсен җибәрегез әле шул гөлләргә һәм күрерсез: тиздән бетнең эзе дә калмас анда!
Галим энтомологлар хәзер җиде нокталы, ике нокталы һәм башка кайбер камкаларны лаборатория шартларында күпләп үрчетү юлларын эзлиләр."
Мәгариф РАЯНОВ,
Салкын Чишмә - Казан