6 һәм 7 май көннәрендә Казанның “Оргсинтез” ачык акционерлык җәмгыятенең йөзү бассейнында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Буыннар эстафетасы” дигән чара үткәрелде. Анда Татарстаннан 800 кеше – спортчылар, инвалидлар, балалар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре катнашты.
Бассейн директоры Ирек Фәрит улы Даутов әйтүенчә, бу чара 5 елга бер тапкыр уздырыла икән. Монда иң мөһиме – катнашу иде. Биредә төрле йөзү алымнарын кулланып хәрәкәт итү дә мөмкин иде. Шулардан чыгып, буыннар эстафетасы ышынычлы кулларда, дип тә әйтергә буладыр.
Әлеге эстафетада “Ярдәм” мәчете вәкилләре дә – күрмәүче укытучылар Идрис Хәйретдинов, Фәнис Мингәрәев, Руслан Закиров та катнашты. Аларга дипломнар тапшырылды.