Нәсел-нәсәпләрегезне белегез, туганлык җепләрен саклагыз.
Хәдис
Бергәлек, бергәлек һәм бердәм булыйк, дип хәзер күпләребез сөйли. Әмма сүз тегермәненнән чыккан авазлар оча да китә. Тик бергәлекне һәрберебез үз гамәл-гыйбадәтләре һәм изге вә игелекләребез белән даими дәлилләп торырга бурычлы. Ислам динебез шуңа өйрәтә дә инде.
Әйтик, дини бәйрәмнәрдә хәл белешеп, очрашып торулар аеруча саваплы гамәлдер.
Безнең “Мөслимә” оешмасы активистлары һәрчак дустанә очрашуларда күрешеп тора. Шундыйларның берсе Наҗия Миңнулла кызы Хәйруллина уздырган бәйрәм күрешүе хакында әйтеп узмакчы булам.
Нәселнең ике ягыннан да туганнары килгән иде. Күрешүләр, хәл-әхвәл белешүләр үзе бер гомер бит!
Наҗия Миңнулла кызы игелегенең берсен генә булса да искә төшерим әле. Әлеге ханым Мөсфирә абыстайда дин дәресләре алды (бу игелекле остазбикә Мөсфирә Хәсән кызының рухы шат булса иде). Алар бергәләшеп, без әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча үткәрә торган “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенә килгән балаларны сыйлау өчен 3-4 сарык чалдырып, корбан ите китерә иделәр. Наҗия ханым дистә елдан артык инде шулай Русиянең Идел буе төбәкләреннән килгән 4-16 яшьлек балаларны тукландыруда әле дә ярдәм итеп тора. Кылган саваплары үзен җәннәткә юнәлдерсен... Раббыбызның рәхмәтендә булса иде, дип телим аңа.
Бу юлы Наҗия ханымның туганнары җыелды. Изге Мөхәррәм аен зурлап, Галинур хәзрәт вәгазь сөйләде. Мөхәррәм ае да, Рамазан, Рәҗәб айларыдай кадерле. Мөхәррәм аеның 9, 10, 11 нче көннәрендә ураза тоту аеруча саваплы. Бу көннәрдә ураза тотсаң, Раббыбыз узган елдагы гөнаһларны кичерә икән. Галинур хәзрәт Коръән укыды, барыбызның да әрвахларына дога кылды. Күңелләр яктырып китте, калебне җан рәхәте биләп алды. Хәзрәтнең сөйләгәннәре җелекләргә хәтле үтте. Бу динебезнең, Раббыбызның хикмәте түгелмени?! Бергәләп, өйлә намазын укып та җанга ләззәт алдык. Хәзрәтнең җәмәгате Һәдия абыстай да мәҗлескә хушлык өстәде.
Менә шулай, дин кардәшләрем, әкренләп хакыйкый динебезнең тирәнлегенә төшенә барабыз. Җан рәхәте алабыз бит! Алай дигәннән, Наҗия ханымның җәмәгате Илгиз Кәлимулла улы Хәйруллинга да рәхмәтем зур. Көн тәртибенә дини оешманың зарурлыгы килеп баскан елларда да ул үзенә зур җаваплылык алып, дини оешмага булышты. Беренче мөфти булып Габдулла хәзрәт Галиулла сайлангач, без аның белән бергәләп эшләп тә алдык әле. Мин нәзарәтнең матбугат сәркатибе идем. Без Габдулла хәзрәт белән Илгиз Кәлимулла улы янына еш бардык. Аллага шөкер, хәзер дин тотарга барлык шартлар бар, әмма аның юлбашында торганнар аеруча кадерле.
Менә шулай, дин кардәшләрем, фани дөньяда яшәвебезнең кадерен белик, булганына шөкер итеп яшик. Игелекле гамәлләр кылыйк!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете