INTERFAX.RU агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Ханты-Манси автономия округының Сургут районында Ми-2 боралагы егылып төшкән. Бу хакта әлеге төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәткәре хәбәр иткән.
Бу һәлакәт вакытында боралакны йөртүче һәлак булган. Боралакта аннан башка берәү дә булмаган.
Җирле полиция мәгълүматларыннан күренгәнчә, боралакның җиргә каты “утыруы” Когалым каласының Варьеган биләмәсендә барлыкка килгән. Хәзерге вакытта анда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бу һәлакәтнең барлыкка килү сәбәпләрен тикшерә.