Бүген Катар башкаласы Дохада шәех әл-Мәяссы бинт Хәмәд бин Хәлиф әл-Тани рәислегендә узучы ЮНЕСКО мирасы Бөтендөнья Комитетының 38 нче сессиясе утырышында Болгар тарих-архитектура комплексын ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.
Болгар тарих-архитектура комплексы ЮНЕСКО исемлегенә 1002 нче корылма булып кертелгән, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетына 21 ил керә. Алар: Алжир, Германия, Һиндстан, Катар, Колумбия, Малайзия, Сенегал, Сербия, Япония, Вьетнам, Казахстан, Корея, Ливан, Перу, Польша, Португалия, Төркия, Филиппин, Финляндия, Хорватия һәм Ямайка.
Комитет утырышында Париждагы ЮНЕСКО каршындагы Россиянең даими вәкиллеге киңәшчесе Константин Волков һәм Татарстан Республикасының тарихи, мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды директоры Татьяна Ларионова катнашты.
Татарстан делегациясендә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, «Д. С. Лихачев исемендәге мәдәни һәм табигый мирасның Россия фәнни-тикшеренү институты” ФГБНИУ директоры Павел Юдин, шәһәр төзелеше һәм архитектура истәлекләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев бар иде дип хәбәр итте “Татар-информ”.