Бистәнең якты учагы...

Узган шимбәдә Васильево бистәсенең Мәдәният йортында Ураза бәйрәме хөрмәтенә күп милләттәшләребез...

БӘЙЛЕ
2014 Авг 04

Узган шимбәдә Васильево бистәсенең Мәдәният йортында Ураза бәйрәме хөрмәтенә күп милләттәшләребез, дин кардәшләребез җыелган иде. Мөһим чакырылышның сәбәбе дә бар иде. Биредә остазбикә Хәдичә апа яшәгәндә (рухы шат булсын), аның күп шәкертләре белән берничә тапкыр очрашканым да булды.

Шуларның берсе – Мәрьямбикә абыстай Дәүләтшина “Ярдәм” мәчетенә шалтыратып, мине эзләп, очрашырга ният кылулары хакында белдергән. Бистәнең мөхтәрәм имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллиннан да чакыру алдым.

Иртән Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабировның теләктәшлеге – чакыруы буенча без төп белгеч Тимергали хәзрәт Юлдашовны һәм мөнәҗәтче Давыт шәкертне дә алып, дүртәүләп, тәвәккәлләп, Васильево бистәсе ягына юл алдык.

Андагы чыгышлар Коръән, Пәйгамбәребез (с. г. в.), ураза тотуның файдасы һәм өстенлекләре турында иде. Ураза рухи тәрбия чарасы да булып тора. Рөстәм хәзрәт үзе мәктәптә балаларга гарәп хәрефләре өйрәтә икән. Үзем дә гаилә институты хакында – ата-аналар, дәү әти-дәү әниләр, аларның элгәреләре, нәсел агачы, васыятьнамә калдыру тиешлегебез зарурлыгына басым ясап сөйләдем.

Дин кардәшләрем безгә карата олы ихтирамнарын күрсәттеләр. Әлбәттә, Мәдәният йорты директорына да, мәктәп җитәкчелегенә дә, укытучы-мөгаллимнәргә дә, шул җирлек җитәкчеләренә дә олы рәхмәтләр яңгырады. Алар үзләре дә Ураза бәйрәме белән халыкны котладылар.
Менә шулай, җәмәгать, бердәмлектә, рухи чистарынуда бергәлектә булыйк! Рөстәм хәзрәтнең күңелендә рухи яктылыкка өндәүче, чакыручы хиссият бар әле, Аллага шөкер.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе