Биектау авылында киләчәктә ислам мәдәнияте үзәге булачак мәдрәсә салына башлады.
Әлеге дини объектны төзүгә саллы акча күчерүчеләр бар инде. Алар арасында Коркачык икмәк кабул итү предприятиесенең Директорлар советы рәисе Ян Шамил улы Зарифов һәм «ГЛАФстрой» ширкәтенең генераль директоры Габделнур Хәсән улы Хөсәенов.
Аларның матур үрнәгенә эшмәкәрләр, фермерлар һәм район халкы бердәм кушылыр дип ышанасы килә, дип белдерә “Биектау хәбәрләре” басмасы.
Чыганак: "Татар-информ"