Бу дин – какшамас дин, анда йомшаклык белән мөгамәлә итегез.
Хәдис
Безнең “Ярдәм” мәчетен карарга, танышырга, дип авыллардан да, шәһәрләрдән дә олылар вә кечеләр килә. Бирегә мәктәп укучылары да кызыксынып керә.
Бүген Казанның Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиядән III “В” класс укучылары килде. (Сыйныф җитәкчесе – Оксана Александровна Пронягина.)
Балалар белән бергә аларның әниләре дә килгән иде. Мәчетебез, биредә дини белем алучы күрмәүчеләр турында үзе дә беренче категория сукыр Фәнис хәзрәт Мингәрәев сөйләде һәм мәчеттәге сыйныфлар белән таныштырды. Эльвира Рәшит кызы Зыятдинова балаларны оештырып алып килгән ана.
Укучылар үзләренә мәчетне күрсәткән һәм динебез белән таныштырган өчен мондагы хезмәткәрләргә рәхмәтләрен белдерделәр.
Башка мәктәп укучылары да мәчетебезгә рәхим итсен иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе