2014 Мар 03
Күптән түгел шундый ният белән «Апанай» мәчете хезмәткәрләренең журналистлар белән очрашуы булды. Анда Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Нияз хәзрәт Сабиров, Казан каласы мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, РИУ ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин, Әхмәт хәзрәт Сабиров һәм без катнаштык. Без диюем, Диния нәзарәтенең хокук бүлеге җитәкчесе Илһам хаҗи Исмәгыйлев безне – Рамил хәзрәт Ибраһимовны, журналист Хатыйп Гәрәйне һәм мине алып барды.
Безгә "Апанай”да соңгы вакытларда чыгарылган китапларны күрсәттеләр һәм кичәдә катнашучыларга аларны тараттылар.
Чыгышлардан соң, үзем дә берничә сүз әйтергә җөрьәт иттем.
"Апанай” мәчете диюгә, үземнең дә җаным-тәнем чымырдап китә. "Мөслимә” гәзитемне чыгарыйм, милләтемне мәхрүм итмим инде дип тырышуларым Аллаһ ризалыгы өчен булса иде, дим һәм бүгенге көнемә сөенәм.
Әнә, "Ярдәм” мәчетендә "Мөслимә”нең февраль саны да басылып чыкты. Тиздән март саныбыз да әзер булачак, Аллаһы боерса!
"Апанай” мәчетен байтактан, узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле беләм. Ул чагында идән сайгаклары черегән, ике сайгак арасына аяклар бата иде. Диварларда балалар бакчасындагыларның баулы шар сурәтләре килүчеләргә томырылып карап тора сыман иде.
"Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренең укулары да монда уза иде. Үзем дә "Мөхәммәдия”гә кергәч, 1995 елда биредә "Мөселман хатын-кызлары берлеге”н төзедек. Шуннан бирле "Апанай” тирәсендә бер генә әйләнелмәде инде.
"Апанай” мәчетендә журналистлар белән очрашу файдалы булды, дип уйлыйм. "Бердәмлектә, бергәлектә булыйк!”-дим.
Әлмира ҺӘДИЯ