БЦПчылар Универсиада музеен карады

Казандагы «Ярдәм” мәчетенә караган 18 БЦП (балалар церебраль параличы) инвалиды Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык академиясенең Универсиада музеенда булдылар.

БӘЙЛЕ
2015 Апр 21

Казандагы «Ярдәм” мәчетенә караган 18 БЦП (балалар церебраль параличы) инвалиды Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык академиясенең Универсиада музеенда булдылар.

Билгеле булганча, башкалабыз Казанда 2013 елда Бөтендөнья студентларының Универсиадасы үткәрелде. Ул бик күркәм рәвештә оештырылып, Универсиада тарихында үзенең лаеклы урынын алды. Казанда хәзерге вакытта аның мирасханәсе дә бар.

Бу музейга барып кайтучыларның сөйләвенчә, әлеге мирасханәдә булып узган Универсиада турында бай гына материал тупланган. Әйтик, анда 2013 елда дөньяның 13 илендә велосипедта йөреп кайткан милләттәшебез Ален Хәйруллинның велосипеды һәм каскасы куелган. Әле алай гына да түгел, Ален әфәнде үзенең иптәше Павел Грачев белән йөргән 13 ил, аларны узудагы кыенлыклар хакында мәгълүмат та язып калдырган.

БЦПчыларны оештырып, музейга алып барган тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рафаэль әфәнде сүзләренчә, Казандагы Универсиада – Россиядәге мондый төрдәге ярышларның икенчесе. Аның беренчесе 1973 елда Мәскәүдә булып узган. Шуңа күрә Казандагы музейга аның беренчесе һәм Казандагы икенчесе хакында да хәбәрләр, фотолар куелган. Аннары биредә Олимпиадада җиңү яулаган якташларыбыз, милләттәшләребез турында да мәгълүматлар бирелгән. Мәсәлән, боксчы Айрат Хамматов, су тубы остасы Ирек Зиннуров, җиңел атлетика буенча яыгыш ясап, медальләргә лаек булган Елена Мигунова хакында шактый хәбәрләр тупланган. Биредә Олимпиада утлары һәм аларның ничек кабызылуы турында да язмалар бар. Инвалидлар аны видеодан карады һәм бу хәл аларга бик кызыклы булып тоелды. Шулай ук Олимпиада һәм Универсиада киемнәрен, медальләрен күрделәр. Алар киштәләрдә эленеп тора иде.

Музей ике зур залга урнашкан һәм ул мәгълүматларга бик бай итеп эшләнгән.

Анда танылган спортчылар үзләренең имзаларын куеп, Татарстанга, музейга уңышлар теләп язылган хатларын калдырганнар. Универсиада музеенда болардан тыш, әлеге музейда Россия спортчылары хакында да хәбәрләр бар, ягъни аларның фотосурәтләре һәм ярышларда яулаган җиңүләре турында мәгълүмат бирелгән.

Мирасханәдә ил җитәкчелегенең дә спортка карашы күрсәтелгән. Аларны карагач, Владимир Путинның дзюдо буенча спорт остасы, ә Рөстәм Миңнехановның машина спорты буенча атказанган спорт остасы, кыскасы, ике ил башлыгының спортка мөнәсәбәте уңай икәнлеген белеп була.

Бу көнне ДЦП инвалидлары музейдан китәргә дә теләмәде, чөнки бер баруда гына барлык экспонатларны да күрү мөмкин булмады. Аннары өйлә намазы да җитеп килә иде. Алар үзләренә музейны күрсәткән мирасханә җитәкчесе Ульяна Чистополовага олуг рәхмәтләрен әйтеп, кайтыр юлга чыктылар. “Тагын килергә кирәк бу музейга”,-дигән фикерләрен әйттеләр.

Монысы “Ярдәм” мәчетенә йөрүче мөселманнарның тәүге тапкыр Универсиада музеен каравы булды. Рафаэль әфәнденең әйтүенчә, алар киләчәктә бу музейга күрмәүчеләр белән барырга уйлый.
Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе