Әйе, шулай. Акыл белән уйлаучылар да бар барын. Әмма вакытлыча ниндидер шаукымга, шикләнүләргә төрелгәннәре дә юк түгел.
Кичә зәңгәр экраннан Екатеринага һәйкәл кую хакында хәбәр булды.
Татарстан Диния нәзарәтеннән мөфти ярдәмчесе Р. Батров бу һәйкәл булдыруны яклап чыкты. Тапшыруны үзем дә карадым һәм хәвефләндем. Татар яшьләренең җитәкчесе Тәбрис Яруллин бу һәйкәлнең ачылуына каршылыгын белдереп, сүзен өзеп әйтте.
Телевидениедән русча тапшыруны карадым. Ни кызганыч, анда урта яшьләрдәге татар хатыннары Екатеринага һәйкәл кирәклеге хакында әйттеләр. Шул кадәрле аяныч аларның сүзнең ни хакында баруын белмәүләре! Мәсьәләнең нигезен аңламыйлар да аңламыйлар инде алар!
Зәңгәр экраннан Кабан күле буендагы без “Мөселманнар җыены”н үткәрә торган мәйданны булачак һәйкәл урыны, дип күрсәтеп тордылар. Күземнән яшем коелды, йөрәгем читлегеннән чыгам, дип типте...
Без ул мәйданда менә 15 ел инде җыен-әңгәмәләшү үткәрдек. Өметебез әле дә сүнмәгән, сүрелмәгән!
Икенче көнне иртүк Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкарма комитетына киттем. Конгресс җитәкчеләренең берничәсе белән сөйләштем. Яшьләр җитәкчесе Тәбрис Яруллин белән дә сөйләштем. Алар һәйкәлгә каршы. Бүген шатлыклы хаклык җиңәргә тиеш, дип үземне юаттым. Аннары Р. Батровны күрим әле, дип нәзарәткә киттем. Ул юк иде биредә. Бәхеткә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән сөйләшү насыйп булды. “Бу Сезнең фикерме, әллә Батровныкымы?”-дип сорадым. Мөфти дәшмәде, мөфти тын калды. Озак кына пауза алды.
Бу һәйкәл милләтебезне кимсетү, мыскыллау түгелмени?! Акылы зәгыйфь булмаганнарга бик ачык аңлашыла бу! Әллә шәһәр Башкарма Комитетындагыларның башына тай типте микән?
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе