Башкалабызда «Зур Казан» дигән басмаханә ачылды

Бүген башкалабыздагы «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә «Зур Казан» дигән яңа басмаханә (типография) ачылды.

БӘЙЛЕ
2014 Фев 26
Бүген башкалабыздагы «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә «Зур Казан» дигән яңа басмаханә (типография) ачылды. Бу күренекле вакыйгага Татарстан Дәүләт советы депутаты, танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин һәм күп санлы каләм ияләре килгән иде.

Имам-хатип Раил хәзрәт Әхмәтев Коръән укып башлаган җыенда башта сүз "Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка бирелде. Илдар хәзрәт сүзләренчә, әлеге басмаханәнең үзенчәлеге күрмәүчеләр өчен китаплар бастырудан гыйбарәт. "Безнең элек күрмәүчеләр өчен китап бастыруда кыенлыклар килеп чыга иде. Дөресрәге, еш кына финанс мәсьәләләре авыр булу комачаулады. Моңа кадәр бер генә эшкуар да менә сезгә күрмәүчеләргә китап бастыру өчен акчалар, дип китереп бирүче булмады. Без каян туры килсә, шуннан чыганаклар табып чыгара идек аларны. Хәтта ябылу алдында торган чакларыбыз да булды”,-дип аңлатты Илдар хәзрәт яңа басмаханәнең ачылу ихтыяҗын.

Хәзер исә "Ярдәм” мәчетендә дингә каршы килми торган дөньяви китаплар да нәшер ителәчәк. Илдар хәзрәт сүзләренчә, биредә күбрәк күзләре күрүчеләр эшләячәк. "Зур Казан” басмаханәсе җитәкчесе – Илгиз Фатыйхов.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин исә бүген Казан һәм Татарстан халкы өчен генә түгел, Россия кешеләренә дә истәлекле көн булуын билгеләп үтте. "Беренче ачылган көненнән бирле "Ярдәм” мәчете шәфкатьлелек үзәгенә әйләнде. Минем күзәтүләремә караганда, сез матур башлап җибәрдегез хәйрия эшчәнлеген. Бу – Татарстаныбыз өчен дә, халкыбыз өчен дә зур вакыйга. Нәрсә әйтсәк тә, китап уку нык кимеде дип әйтү хакыйкатькә туры килми. Китапларны укыйлар, алар безгә бик кирәк. Күрмәүче кардәшләребез өчен мондый китаплар чыгару - башка төбәкләрдә яшәүче кардәшләребез өчен дә үрнәк алырлык. Хәзрәт белән сөйләшеп тордык, Брайльчә китаплар нәшер итүче машиналар безнең илебездә җитештерелми. Кәгазьләре дә илебездә чыгарылмый, чөнки аннан файда алып булмый. Ләкин шул көннәр дә килер, алар илдә җитештерелә башлар. Шуңа да карамастан, Брайльчә китаплар үзебезнең Казандагы "Ярдәм” мәчетендә басылып чыга. Моның өчен Илдар хәзрәт Баязитовка үземнең олуг рәхмәтләремне әйтәсем килә”,-диде мөхтәрәм халык депутаты Роберт әфәнде.

”Ярдәм” мәчетенең күрмәүче мөгаллиме Фәнис хәзрәт Миңгәрәев исә бу күренекле көн өчен беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә, аннары Илдар хәзрәт Баязитовка, биредә эшләүче башка хәзрәтләргә олуг рәхмәтләрен ирештерде.

Әлеге басмаханә ачылу тантанасында Татарстан Диния нәзарәтенең "Хозур” басмаханәсе җитәкчесе Ришат Хәмидуллин да килгән иде. Аңа сүз бирелгәч, ул Казанда типографияләрнең күп булуын, әмма гарәп һәм татар телләрендә китап бастыру белән шөгыльләнүчеләрнең юк дәрәҗәсендә икәнлеген белдерде. "Бу типографиянең безгә дә ярдәме булыр дип ышанам”,-диде Ришат әфәнде.

Басмаханә ачылу тантанасына килүчеләр типография әйбәт кенә эшләп китәр һәм күрмәүчеләргә дә, күрүчеләргә дә уңышлы хезмәт итәр, дип ышанып калдылар.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе