Уразаның соңгы көннәрендә күп җитәкчеләребез үзләренең мәрхәмәтен-шәфкатен күрсәтте. Беренче Президентыбыз Минтимер Шаһишәриф улы Шәймиев тә Раббыбыз алдындагы үз бурычын үтәде: ул фидия, фитыр сәдакаларын инвалидларны дингә өйрәтүче “Ярдәм” мәчетенә юнәлтте.
Хатын-кыз җәмәгатенең намаз уку залында аның үзенә, җәмәгате Сәкинә Шакир кызына, уллары Айрат белән Радикка хәерле, бәрәкәтле гомер, эш-хезмәтләрендә уңышлар теләп, Коръән укып, нәсел-нәсәбләренә дога кылдык.
Тагын шунысын да әйтү мәслихәт: беренче Президентыбызны, хәзерге вакытта Дәүләт Киңәшчесе булган Минтимер Шәймиевне мәчетебездә көтеп калабыз.
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчете