Балалар бәйгегә әзерләнә

Мин 4 апрельдә узачак балаларның Коръән уку бәйгесенә бирелгән сорауларны Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдингә илттем.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 11

Мин 4 апрельдә узачак балаларның Коръән уку бәйгесенә бирелгән сорауларны Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдингә илттем. Аларны тиздән булачак имамнар җыелышында Казан каласындагы мәчет хәзрәтләренә таратачакбыз, иншә Аллаһ.

Балалар бәйгегә әзерләнерләр, Аллаһы боерса.

“Мәрҗани” мәчетендә Балалар үзәге эшли. Без өйлә намазыннан соң, Балалар үзәге урнашкан аерым бинага үттек. Мондагы төркемнәрдәге балалар әдәп-әхлакка кагылышлы догаларны беләләр икән. Биредә 2-3, 3-4, 4-5, 5-6 яшьлек балалар төркемнәре бар. Аларның җитәкчесе Ландыш – Хафиз кызы Мәрьям Фатыйхова бик дөрес сайлап алынган мөдир. Биредәге педагоглар да, сабыйларны караучы-ашатучылар да - аларның иң якыннары. Аллага шөкер, киләчәгебезгә акыллы яшьләр үсәр, иншә Аллаһ.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе