Балачакның истә калырлыгы...

Бүгенге җәйнең тәүге көнендә балалар бәйрәме уза.

БӘЙЛЕ
2015 Июн 01

Бүгенге җәйнең тәүге көнендә балалар бәйрәме уза. Аны бөтен тирәлектә дә үткәрәләр. Шундыйларның берсе “Ярдәм” мәчете мәйданында узды. Анда калабызның күп районнарыннан, төрле төбәкләреннән балалар килгән иде. Алар спорт төрләре буенча да көч сынашты, йөгерде, озынлыкка, буйга сикерде. Монда җиңүчеләр күп булды, ягъни бер генә бала да бүләксез китмәде. Бик үк сәламәт булмаган балаларның, үсмерләрнең Сабан туе да истә калырлык булды.
Исәнлек-саулык белән әдәп-әхлаклы булып үссеннәр инде әлеге оланнар.


Балалар бәйрәме “Туган авылым”да да үткәрелде. Аның тирә-ягы бәләкәй арба-бишекләр белән тулы иде. Бина тышында төрле әйбер-эшләнмәләр сату оештырылган иде. Җаның теләгән әйберне – түбәтәйне, йә калфакны сатып ал да, рәхәтен күреп ки. Хәләл чәк-чәк, хәләл казылыктан авыз ит. Чүпрәсез пешерелгән ипине ал, рәхим ит.

Бизәнгеч, милләтебезнең бүтән милли киемнәре дә әти-әниләрне тартып тора.
Биредә дә ике яшьлекләрдән алып, олыракларына да төрле ярышлар оештырылган иде. Сабыйлар монда рәхәтлек чикте. Аларга тансык уенчыклар бүләк ителде. “Туган авылым” тирәсе үзе дә гаҗәеп шатлыкка күмелгән иде.

Балаларның сөенече язучы, шагыйрь абый-апаларының күркәм, шигъри теләкләре өстәлде. Җирегә Ркаил Зәйдулла, Нәҗибә Сафина, Салисә Гәрәеваның шигъри теләкләре сөенеч өстенә сөенеч булды.

Инде бу бәйрәмне кем оештырган дисезме? Алар янып-көеп, булсын, дип йөрүчеләр. Хәләл ризык, хәләл чәк-чәк алып килүчеләр. Шуларны ашап, милләтем сәламәт булсын, хәләл ризык белән туклансын, дип йөрүче фидакарьләр. Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләүче Бөтенроссия “Татар гаиләсе” директоры Миләүшә Гайфуллина да бар араларында. Әлеге чараны сөенеп әзерләүчесе Флера Абдуллина. Бу чара балалар өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә бер тәрбия мәктәбе булды.

Безгә Әстерхан каласы Диния нәзарәтендә эшләүче Лирия Харис кызы Кусайманова да килгән иде. Аннары ул “Ярдәм” мәчетендә дә булды, гыйбадәтханә хезмәткәрләре эшчәнлеге белән дә танышты.

“Туган авылым”а килүчеләрне гасыр хәзрәте Харис Салихҗан котлады. Ул оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп, яңа гына “табадан төшкән” китабын бүләк итте. Нәтиҗәдә, зыялылар белән барыбыз бергәлектә эшләү яшьләребезне мәгърифәткә илтәчәк һәм мәңге яшәтәчәк дигән фикергә килдек, бер-беребезгә уңышлар теләдек.

Хәләл ризыклар белән тукланып, динебезнең асылын аңлап, дуслыкта, үзара аңлашуда яшик, дин кардәшләрем!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе