Чирмешән районындагы Югары Чегодай (Чыгтай) авылының иң арттагы урамында әтиебез Хәниф Мөхәммәтвәли улы Вәлиев сугыш алдыннан гаҗәеп зур матур җиләк-җимеш бакчасы ясап, шуны үстерә башлый. Сугыш елларындагы каты суыкларга күп агач чыдамый, туңып, корып бетә. Әмма аның бакча үстерү хыялын бу гына туктата аламы соң? “Алты бала үсә, аларның балалары булыр. Раббым язган булса... “Әтием, бабаем төсе”,-дип кайтырлар, безне искә алырлар, бакчаның матурлыгына сокланырлар...”-дип еш сөйләгән әтием.
Нәкъ шулай булды да. Сугышның соңгы елларында, орыштан соң беренче елларда бакча тагын куәтләнеп, гөрләп үсеп китә. Бакчабыз, чын мәгънәсендә, урманны хәтерләтә башлый.
… Мөхтәрәмә апабызның, әниебезнең сөйләгәннәреннән язып алынган сүзләр болар. Мөхтәрәмә апа 1944 елда Чирмешән һөнәрчелек мәктәбендә Петр Казачков дигән кешедә укып, өч айлык умартачылык курсларын тәмамлап чыга. Безнең ул вакытларда 28 оя умартабыз булган. Күрше Әбенәгыйм абзыйлар ягыннан тезелеп киткән куышлар (умарта куышлары) гаҗәеп матур күренеш сыман була. Ә алар каршысына күке башы (клевер) чәчелгән. Нинди хозурлык!
Беркөнне апабыз төтенләткеч (дымарь) белән төтен чыгара-чыгара, умарта карый, бал алырга уйлый икән. Шулвакытта ул Әбенәгыйм абзыйлар бакчасы ягыннан зур бер хайванның килгәнен күрә. Башта бу зур хайван зиратка кергән була. Урман дәвам итә, дип уйлап ялгыштымы икән мескен урман җәнлеге... Ул такта койма, шуның өстенә тартылган тимерчыбык аша безнең бакчага атлап керә. Аннары умарта куышларына таба тиз-тиз атлап килә. Бу хәлгә апаның һәм аның янындагы кешеләрнең ни дәрәҗәдә куркуларын аңлавы кыен түгелдер. Аларның барысы да өйгә кереп качалар. Ә поши мескен бакчаны аркылы чыгып, Минәхмәт абзыйлар бакчасы ягына таба тиз-тиз атлап китә һәм, бәлки куркудандыр, шунда ятып җан бирә.
Тирә-күрше апалар өчен дә бу хәл зур могҗиза була, әлбәттә. Мескен поши әтием ясаган бакчаны урман, дип уйлап, зур ялгышлык җибәргән, күрәсең.
Әнә шундый табигать җанлы кеше иде безнең әтиебез. Ул урман дип кереп адашырлык бакча салган, аны төзегән, балаларына тиз генә онытылмаслык истәлек калдырган.
Мәдинә ӘБДЕЛГАНИЕВА