Узган җомгада Исмәгыйль хәзрәт Казандагы "Сөләйман” мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) Мигъраҗына, ягъни күккә ашуына багышланган бик күркәм вәгазь сөйләде, аны мәхәллә халкы тын да алмыйча тыңлады. Исмәгыйль хәзрәтнең сөйләвенә караганда, Мигъраҗ кичәсе Мөхәммәдкә Пәйгамбәрлек килеп, ул үзенең халкын никадәрле генә исламга үгетләсә дә, эшләре алга китмәгән чагында Мәккә шәһәрендә барлыкка килә. Әле Пәйгамбәребезгә һиҗрәт кылырга да (күчеп китәргә) ел ярым вакыт калган була. Аллаһ илчесенең күңелсезләнеп, хәтта өметсезлеккә бирелә язып йөргән чаклары була бу. Раббыбыз аның күңел күтәреп җибәрү өчен дә шушы мөбарәк кичәне бүләк итә.
Бу төндә Пәйгамбәребез Мәккәдәге "Әл-Хәрам” мәчетеннән Иерусалимдәге "Әл-Әкъса”га күчте, анда намаз укыганнан соң, 7 кат күк аша үтеп, Хак Тәгалә хозурына килде. Ул күкнең һәр катында пәйгамбәрләр белән очрашты һәм сөйләште. Алар рәсүлебезнең киләсен алдан белеп торганнар. "Сиңа Пәйгамбәрлек килдеме инде?”-дип сорадылар. Аннары Пәйгамбәребез Аллаһының хозурына килеп, Аның белән сөйләште. Намазларда укыла торган "Әттәхият” Аллаһ белән Мөхәммәднең кара-каршы сөйләшүеннән чыккан бер догадыр. Пәйгамбәребез Мигъраҗ кичәсендә Аллаһыдан өммәтенә гафу сораган. Ул: "Йа Раббым, мине Мигъраҗ белән нигъмәтләндердең, өммәтем өчен дә шундый бер нигъмәт теләр идем”,-дигәч, Җәнәбел Хак: "Намаз – мөэминнең мигъраҗыдыр”,-дип боерган. Моның мәгънәсе шулдыр: әгәр мөселманнар намазларын җиренә җиткереп укысалар, Пәйгамбәрнең мигъраҗы кебек зур дәрәҗәләргә ирешерләр, саваплы булырлар.
Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребезгә 3 бүләк – 5 вакыт намаз, "Бәкара” сүрәсенең соңгы ике аяте (285-286) һәм кыямәт көнендә өммәтенә шәфәгатьче, ягъни аларны яклаучы вазифасы бирелгән.
Ә без, мөселманнар, Пәйгамбәребезгә Мигъраҗ кичәсендә Аллаһ тарафыннан фарыз итеп бирелгән намазларыбызны вакытында һәм җиренә җиткереп үтәргә, кыскасы, бу мөбарәк кичәне Аллаһыны уйлап һәм Пәйгамбәребезне искә алып, гыйбадәттә, изгелектә үткәрергә тиешбез.
Язманы Хатыйп ГӘРӘЙ әзерләде