2013 Янв 09
(Сәфәр аеның 27 нче көне, ул быел 9 гыйнварга туры килә)
Бу хәл болай була. Милади ел исәбе белән 622 елда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ислам динен дәгъват кылу һәм аны тагын да көчәйтү максатыннан, Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күчәргә, ягъни һиҗрәт кылырга була. Моның өчен тагын бер җитди сәбәпнең барлыгы беленә: корәешлеләр Мөхәммәдне (с.г.в.) юк итү карарына килгәннәр икән. Алар Мөхәммәдне (с.г.в.) сагалау өчен аның ишек төбендә һәр ырудан берәр кеше калдырырга һәм ул иртән өйдән чыкканда аны үтерергә сүз куешалар. "Болай эшләгәндә Мөхәммәднең каны барлык ырулар өстенә төшәчәк һәм аның кавеме барлык гарәпләргә каршы үч алу сугышы алып бара алмаячак”, - дип фикер йөртә алар.
Шөкер, Аллаһ бу хакта Үзенең рәсүленә белдерә. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең урынына туганнан туганы Гали ибн Әбу Талибны калдырып, төн караңгылыгыннан файдаланып, каравылдагы теге бәндәләр йоклап киткәч, өеннән чыга һәм Әбу Бәкер белән Мәдинәгә юл ала. Алар икесе күп кенә маҗаралар аша, ягъни Аллаһның ярдәмендә исән-имин 600 чакрымдагы Мәдинә каласына килеп җитәләр.
Мәдинә кешеләре үзара бәхәсләшкәннәр, аларның һәркайсы Пәйгамбәргә кунакчыллык күрсәтергә, үз өенә алып кайтырга теләгән. Пәйгамбәр аларга рәхмәт әйтеп, дөясе кая килеп туктаса, шунда барачагы турында әйткән. Дөя Мәлик ибн ән-Нәҗҗар ыруы хуҗа булган җиргә яткан. Пәйгамбәр мәчет төзү өчен ул урынны сатып алган.
Аллаһның илчесенә сәхабәләр ярдәм иткән. Алар бергәләп башта мәчет, аннары шуның янында Пәйгамбәргә дип бер йорт төзегәннәр. Ул вакытта мәчет бик гади булган: идәне – җирдән, түбәсе пальма ботакларыннан төзелгән.
Һиҗрәт кылу исламның көчәеп китүенә искиткеч зур йогынты ясаган, ягъни мөселманнарның көчсезлек чоры тәмамланып, куәтләнеп китү дәвере башланган. Ә инде соңрак Гомәр ибн әл-Хаттаб (р.г.) мөселманча ел исәбен Һиҗрәт кылу көненнән башларга тәкъдим иткән.