Бөгелмәнең күзләре начар күрүчеләр яши торган районында урнашкан һәм Казандагы "Ярдәм" мәчете белән хезмәттәшлек итә торган "Ислам нуры" мәчетендә уздырылган айлык имамнар җыелышында мөфти урынбасары, район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, хакимият вәкилләре, җирлектәге дин әһелләре катнашты.
Бүгенге көндә Бөгелмәдә 15 мәхәллә эшләп килә. Җыелышта мәхәлләләрдә дини эшчәнлек алып бару, мәүлид бәйрәменә әзерләнү, мәчетләрне саклау, тәртиптә тоту кебек сораулар каралды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.