Әлеге сәфәрем җилпү канатлы иде. Күңелем белән Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый һәм күп кенә галим, мәгърифәтчеләр, төрки халыкларның, газиз милләтебезнең җәүһәри затларның каберләренә – җирләнгән урыннарына барып, дога кыласым килгән иде. Истанбул, Әнкара туфракларына аяк басармын дигән өметләрем дә бар иде. Әмма...
Боларын да тормышка ашыру насыйп булсын. Аллага шөкер, бу сәфәремнең Анталиягә булуы белән дә чиксез бәхетлемен. Зират дигәннән, Төркиядә борынгы татар әби-бабаларның каберләрен карадык, дога кылдык. Кайда, кайчан дисезме? Төркиядә татар авылы бар дигәннәрен электән үк ишетә килә идем.
Бу сәфәремдә анда барырга туры килде. Иске Шәһәрдән бераз арырак икән ул. Бабалар кулы белән киселгән түгәрәк-түгәрәк ташлардан салынган йортлар, каралты-куралар бар анда. Без Гыйрфан белән Оя ханым гаиләсендә тукталдык. Кышын шәһәрдә торалар, җәен авылга кайтып торалар икән. Хуҗабикә төрле салатлар ясаган, аш, бәлеш пешергән. Кыскасы, өстәл тулы татар халык ашлары. Сыйлан гына. Мәтрүшкәле чәй хуш ис тарата.
Без килгәнне ишетеп, күп кенә хатын-кызлар – апалар, әбиләр, сеңелләр җыелышып бу йортка килде. Нинди сөенеч! Ирексездән, гасырлардан, мәңгелектән сузылып килгән йөрәк җепселләрен өзәрдәй хәлендә күз яшьләре агыла. Түз генә! Күз алларым караңгылангандай булды. Күзне йомуга хыялда Россиядән китүче балаларын “төягән” олаулар хәрәкәтләнгәнгәй булды.
Безнең татарларны Одесса причаллары онытмагандыр әле. Аяныч манзара күңелне били. Башта бирегә 13-14 гаилә килеп төпләнгән. Геик Боеры (Болан тавы) дип аталган ул башта. Аннары Казан, Уфа, Оренбург, Самара татарлары да килеп төпләнгәннәр.
Әлеге авылда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Хәмит Булат та яшәгән һәм эшләгән. Ул биредә 90 яшендә дөнья куйган. Алар беренче эш-гамәл итеп, мәчет, мәктәп төзегәннәр. Мәгърифәткә, дингә, гыйлемгә омтылу, рухиятле булырга тырышу аларның күзәнәгенә салынган. Кан кардәшләребез бирегә карлыган (карагай) агачы алып килеп утыртканнар.
Без шушы мәгълүматларны алганнан соң, каршы яктагы Габделвахит кардәшебез туган нигезгә юнәлдек. Анда ипи пешерү галанкасы бар. Иң мөһиме – кара мунчасы сакланган. Гаҗәеп акыл белән эшләнгән эссе салу, парлану булдырылмышы сокландырырлык!
Алай дигәннән, бервакыт авылларны бет баскан. Аннан дәвалаучылар бу авылга да килгәннәр, әмма бер бетне дә таба алмаганнар. Мондагы чисталыкка-пөхтәлеккә исләре киткән аларның һәм авылларда мунча булдырырга тәкъдим иткәннәр. Менә шулай, җәмәгать, мунча бөек татарның акыл хәзинәсе, табышы түгелмени?! Гореф-гадәт мирасының бөеклеге түгелмени? Аллага мең шөкер! Тарихи мирасның гүзәл чагылышы ич бу! Моны безгә һич тә онытырга ярамый, онытырга хакыбыз юк!
...Язмамның башында сезне аш-су өстәленә утырырга ымсындырган идем. Ниһаять, без табынга утырдык. Башта Коръән укып, дога кылдык. Татарстаннан, Казаннан олуг сәламнәребезне тапшырдык.
Анда Бәдрия (Акалаева) Җаекның өч улы да татар кызларына өйләнгән, Гөлсәр Куш – Якуб хаҗи кызы, Минзифа Бәдриянең әнисе Камәрия, сеңлесе – Самия, аның кызлары – Җәүдия, Ләйлә ханым, Мәкъбүлә ханым кызы Мәрьям, Асия ханым, ике килене белән Зәйнәп, мөкатдәс Зәйнәп килене Хәмидә, Гөлсар, Самия, Зәкия белән Җәүрия ике кызы белән килгәннәр. Ләйлә Куш – 54 яшендә, ул әти-әнисен тәрбияләгән, кияүгә чыкмаган. “Рамазанда Мәккәгә китәм”,-диде, сәламен тапшырды. Алар барысы да нәсел-нәсәбләрен, ыру элемтәләрен беләләр. Истәлеккә дип фотосурәткә төшердем үзләрен.
Әлеге авыл турында “Ватандашлар” дигән гүзәл тапшыру әзерләгән Казан телевидениесенә олуг рәхмәтебезне белдерәбез.
Мин авыл ташларын да фотосурәткә төшердем. Бабаларыбыз ничекләр итеп аларны таулардан кисеп алганнар да, йорт төзү хәленә китерделәр икән?! Моңа сокланырга һәм гаҗәпләнергә генә кала! Ул бабаларыбызның рухлары шат булса иде!
Бүгенге көндә Госмания авылы янында Габделвахит әфәнде җитәкчелегендә ылыслы агачлар утыртылган. Күз тимәсен, алар матур гына үсеп киләләр. Алар да авылдашларына куаныч вә гүзәллек таратучылар булсалар иде, Раббым, дип телим.
Без "Әлиф" резиденциясендә торып яшәдек. Анда исерткеч эчемлек эчү дә, тәмәке тарту да тыелган.Менә шулай, газиз милләттәшләрем, дин кардәшләрем, Төркия дигән бөек мәмләкәтнең Анталия өлешендәге моннан 117 ел элек алып килгән җиз самавырлы Госмания авылы белән сезне бераз таныштыруыма шатмын. Бу кичереш-хисләремә, сәяхәтемә булышучы оешмабызның бер фидакаре Сиринә Шаһимәрдановага, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, бу оешманың мөселманнарны Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага олуг рәхмәтләремне белдерәм.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе