Исламдагы корбан мал белән гыйбадәт кылуның бер төре булып хисаплана. Әлеге чара нигъмәт биргән өчен Раббыбызга рәхмәт әйтү күренешен белдерә.
Билгеле булганча, кешелекнең иткә булган ихтияҗын канәгатьләндерү өчен һәр көн саен йөзәрләгән мең терлек чалына. Ләкин аларны акчасы булган кеше генә алырга мөмкин. Ә корбан ите ярлыларга, аз тәэмин ителешле кешеләргә билгеләнгән. Шуңа күрә исламдагы корбан ите кешелеклелек һәм юмартлык билгесе булып тора.
Корбан бәйрәме якыннарга булышу, киң күңеллелек, рәхим-шәфкатьлелек һәм кеше хәленә керү дигәнне аңлата. Менә шуның өчен корбан ите 3 өлешкә бүленә. Аның бер өлеше туганнарны корбан ите белән сыйлау өчен тотыла, икенче өлеше мохтаҗларга таратыла, ә өченчесе үз гаиләңә калдырыла. Әмма бәйрәмнең асыл мәгънәсе моның белән генә чикләнми. Без корбан чалганда Аллаһ ихтиярына буйсынган хәлдә, Аның кушканнарын үтибез. Ягъни без Аллаһка бәйле булу хәрәкәтен башкарабыз.
Корбан 3 төр терлек итеннән алына:
1. Сарыклар һәм кәҗәләр;
2. Сыерлар, үгезләр;
3. Дөяләр.
Башка терлекләрдән корбан ясау мөмкин түгел. Бу терлекләрнең аталарын да, аналарын да корбан итеп чалырга мөмкин. Шулай да сарык һәм кәҗәне корбан итеп чалуга күбрәк өстенлек бирелә. Сарык һәм кәҗә - бер яшьтә, эре мөгезле терлек – ике, дөяләр 5 яшьтә булырга тиеш. Тик 6 айлык сарык бәрәне бер яшьлек көрлеккә ирешсә, аны корбанга чалу рөхсәт ителә. Кәҗәләр исә бер яшьтә булырга тиеш. Бер сарык яисә бер тәкә яки бер кәҗә һәм аның тәкәсе – һәркайсы бер кеше өчен генә корбан кылына. Ә эре мөгезле терлек һәм дөянең һәркайсы бер үк вакытта бер кеше өчен дә, шулай ук 7 кеше өчен дә корбан ителергә мөмкин.
Бу 7 кешенең һәркайсы терлекне Аллаһ ризалыгы өчен салырга дигән ният белән берләшергә тиеш. Әгәр аларның берсе генә дә гадәти ит алу ниятен куйса, берсенең дә корбаны гамәлдә булмый. Ә корбан чалучыларның һәркайсы үз итен үлчәп алырга тиеш.