Узган ял көнендә, ягъни 8 июньдә Әтнә районының Ары авылында башта көндезге, аннары кичке Сабантуй үткәрелде.
Белгәнебезчә, Сабантуй татар халкының күркәм бәйрәме санала. Аның ярышларында катнашу өчен елгырлык та, осталык та, тазалык та сорала. Ә Ары авылы искитмәле матур урынга урнашкан. Аның янында катнаш урман да, берничә күл дә бар.
Мин биредә гадәти ярышлардан тыш, зур капчыкларга икешәр кеше басып, ярышучыларны да күрдем. Мондый бәйгедә, әлбәттә, ир белән хатынның, яисә бертуганнарның ярышуы мәслихәт. Аркан тартышулар да, кул көрәше дә һәм башка ярышлар булды биредә. Рәхимсез кояш кыздыруга карамастан, халык урыныннан купмыйча, ярышларны күзәтте.
Менә инде Сабантуй мәйданында ике генә пәһлеван калды. Аның берсе - Нуриев Рамил Галиәхмәт улы, икенчесе Җамалиев Илназ Габдуллаҗан улы иде. Икесе дә Ары авылыннан. Илназ Җамалиев алдагы көндә Әтнә Сабан туенда авыр үлчәмдә икенче урынны алган, ә 8 июньдә Дусым авылы Сабан туенда баш батыр булып калган. Тик аның кулына зыян килгән иде шикелле. Ул вакыты-вакыты белән бер кулын тотып ала иде. Күпме генә тырышмасын, ул көндәшен аркасына сала алмады. Ә шул ук вакытта Рамил Нуриев 4 очко җыярга өлгерде һәм Арының баш батыры исеме дә аңа бирелде.
Көндезге Сабантуйны карап бетергәч, без туганнар белән бергә Илләт елгасы буена киттек. Анда рәхәтләнеп су коенгач, Марсель Камалиев әзерләгән шашлыкны ашагач һәм төрле үләннәрдән ясалган тәмле чәй эчеп алгач, кабаттан авылга кайттык.
Кичке 9 тулып үткәч, быел бишенче тапкыр кичке Сабантуй башланды. Биредә шулай ук төрле ярышлар уздырылды. Сабантуйны Әтнә егете Азат Фазылҗанов бик күңелле итеп алып барды. Шушы көннәрдә генә Татарстанның халык артисты исеме бирелгән җырчы Рөстәм Закировның моңлы җырларын, Алинә Давыдованың күркәм рәвештә көйләвен халык бик яратып тыңлады.
Кичке Сабантуйның шунысы рәхәт булды: кояш инде сүрелгән иде, хәтта бераздан салкын җил дә исә башлады. Халык аннан үзенә ел буена җитәрлек көч-куәт алып таралышты диясе килә.
Хатыйп ГӘРӘЙ